Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе 1100 еллыкка 1100 Коръән бастырачак

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны каршылап, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе 1100 данә тираж белән Коръәннәр нәшер итәчәк. Юбилей елында басылачак һәр Мүсхәфкә номер сугылачак.

Коръәннәр бастырып чыгару башлангычын хуплап, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов әлеге гамәлнең әһәмиятен ассызыклап, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисен китереп узды: “Әҗер-савап алу өчен иң бөек эш булып Аллаһының Китабы тора”. Безгә Раббыбызның ризалыгын алу өчен мөмкинлек насыйп булды. Китапларны бастыру өчен акча җыю акциясенә һәркем кушыла ала”.

Изге эш өчен бердәм рәвештә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең PrivateClub очрашуында резидентлар акча җыячак. Әлеге чара 19 декабрьдә Россиянең 250дән артык мөселман эшмәкәре катнашында узачак.

Коръәннәр бастыруга ярдәм итү эшенә бүгеннән үк кушылырга мөмкин. Барлык өстәмә мәгълүматларны алу өчен телефон: +7 (986) 902-06-06 (РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең башкарма директоры Рөстәм Вәлиев).

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев