Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рэпер Jah Khalib Казанда ислам илләре командалары арасында хоккей турнирының гала-матчында чыгыш ясаячак

Ябылу тантанасында Хәбиб, Динә Гарипова һәм фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова катнашачак.

14 нче гыйнварда Казанда Спорт сараенда ислам илләре командалары арасында хоккей турниры ачылышы узачак. Уен алдыннан тамашачылар өчен башкаручылар Эльмира Кәлимуллина һәм Марат Яруллин, шулай ук «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры чыгыш ясаячак. Матч 13:00 сәгатьтә башлана.

 

Турнир Казанда 14-17 нче гыйнварда узачак. Ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән 300 дән артык спортчы һәм функционерны берләштерәчәк. Җиңү өчен 13 дәүләттән, шул исәптән Бахрейн, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко, Төркия, Иран, Оман, Алжир, Ливан, Казахстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан 12 ир-ат һәм 5 хатын-кыз үзешчән командалары көч сынашачак. Татарстаннан «Ак Барс» хоккей командасыннан катнашучылар җыелмасы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хоккей командасы катнашачак.

Турнирны уздыруның төп мәйданчыгы – спорт сарае, кайбер уеннар шулай ук «Татнефть Арена» боз спорт сараенда узачак.

Турнирның соңгы көнендә, 17 нче гыйнварда 19:00 сәгатьтә, «Татнефть Арена» бозында һәр команданың иң яхшы уенчылары белән гала-матч узачак. Ярышларны ябу тантанасында Хәбиб, Динә Гарипова һәм олимпия чемпионы Алинә Заһитова катнашачак. Гала-матчның хедлайнеры рэпер Jah Khalib булачак. Гала-матчка керү билетлар буенча башкарылачак. Барлык кергән акчаларны балалар следж-хоккей командаларына ярдәм итү өчен Татарстанның адаптив спорт төрләрен үстерү үзәгенә тапшырачаклар.

Турнирның барлык матчларына да керү ирекле, җәдвәлне сылтама буенча карарга мөмкин.

Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» халыкара саммиты нәтиҗәләре буенча оештырылды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев