Мәдәни җомга

Ренат Харис: Заманында композитор һәм рәссам булырга хыялландым

Казанда халык шагыйренең график һәм акварель рәсемнәре тәкъдим ителде.

Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның «Шигырь язган каләм белән» дип исемләнгән күргәзмәсе булды. Күргәзмәдә ул балачагында композитор һәм рәссам булырга хыяллануы турында сөйләде.

«Миндә өч башлангыч яши: әдәбият, сынлы сәнгать һәм музыка. Заманында композитор, рәссам булырга хыялландым. Шагыйрь булу уемда да юк иде», - диде Ренат Харис. «Рәссамнар берлеген җитәкләр идең», — дип кушылды шагыйрьнең рәссам дуслары. «Пенсиягә чыккач, миңа Рәссамнар берлегенә керергә тәкъдим иттеләр», — дип җавап кайтарды шагыйрь. 

 

 

Күргәзмәдә төрле илләрдә ясалган рәсемнәр дә бар: Чехия, Франция һ.б. Ренат Харисның «Ялкын» журналы тышлыгында чыккан рәсеме дә куелган иде. Ул аны җиденче сыйныфта укыганда 1957 елда ясаган булган. 

 

 

«Әлеге күргәзмә ачылышына майда барырга тиеш идем. Әмма миңа коронавирус эләгеп, мине хастаханәгә алып киттеләр. Озак кына шул бинада яттым. Күргәзмәне ачып булмагач, савыккач, ябылуда булса да катнашып калырга булдым», — диде шагыйрь.

Ренат Харис фикеренчә, иҗат кешеләренең эчендә тулы әсәрләр ята. «Аларны кәгазьгә генә төшерәсе кала. Мин Казан уртасына чыгып, рәсем ясап утыра алмыйм. Фәкать тыныч җирдә — табигатькә карап сокланып ясыйм», — ди ул. 

 

 

«Шагыйрь кем ул, дигән сорауга бик күпләр төрлечә җавап биргән. Пушкин һәм Лермонтов аны „пәйгамбәр“ дип атаган. Шагыйрь күпкә зуррак төшенчә белән аталырга тиеш, ди Евтушенко. Минем дә үз фикерем бар, шагыйрь ул — үз халкының урынбасары», — дип саный күргәзмә авторы.

Тарих фәннәре кандидаты Ислам Әхмәтҗанов сүзләренчә, Ренат Харисның бабасы матур рәсемнәр ясаган. «Хәтта рәсемнәрне киндергә дә төшергән ул. Бабасы сынчы Бакый Урманченың дусты булган. Ренат рәсем ясаудан, гармун шыгырдатудан иҗат ләззәте ала. Мостай Кәрим дә аның иҗатында Дәрдемәнд, Тукай, Туфан иҗаты тирәнлеге бар, дигән иде», — ди ул. 

 

 

Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова сүзләренчә, күргәзмә ике ай дәвамында эшләгән, күргәзмә белән туристлар да актив кызыксынган. «Шушы күргәзмә аша без татар шагыйре образын бирергә омтылдык. Ә шагыйрь образы яңа уйлануларга, иҗади ачышларга этәрә», — дип нәтиҗә ясады ул.

Күргәзмәдә шагыйрьнең Буа районы якташлыгы һәм татар җәмәгатьчелеге катнашты. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: