Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Республикада

Рауза Солтанова: Троицкида Тукай мохитен тоеп карар өчен көн саен кымыз эчтек

«Без шундагы һаваны суладык. Чишмә суын эчтек, суда йөздек», - диде сәнгать белгече.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова Троицк шәһәрендә «Тукай Троицкида» дип аталган Бөтенроссия арт-пленэры вакытында көн саен кымыз эчүләре турында сөйләде.

«Без татар сәүдәгәрләре Яушевларның дачасында булдык. Дача бинасын соңрак пионер лагере, пансионат итеп кулланганнар. Ул дачаның фотолары сакланып калган, шуңа күрә рәссамнар дачаны рәсемгә төшерә алды. Дача табигатьтә урнашкан. Без шундагы һаваны суладык. Чишмә суын эчтек, суда йөздек, Тукай мохитен тоеп карар өчен һәр көн кымыз эчтек. Мохитне тоемларга җирле рәссамнар ярдәм итте», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай Троицкида» дип аталган күргәзмә ачылышында.

 

 

Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсе рәисе Анатолий Крылов Габдулла Тукайның Яушевларның дачасында булуын искәртте. «Ул дача хәзер җимерек хәлдә. Рәссам буларак, мине шул тетрәндерде. Мин ул бинада үземчә кызыклы сюжет күрдем һәм аны рәсемгә төшердем. Янган бина да арт-объект буларак, туристларны җәлеп итә ала», - диде ул.

Рәссам әйтүенчә, аңа Габдулла Тукай шәхесе, иҗаты балачактан ук якын. «Сәнгать мәктәбендә укыганда без һәрчак аның иҗатына иллюстрацияләр ясый идек. Тукайның шигърияте белән танышканда тагын да күбрәк беләсем, шул мохиткә чумасын килде. Шуннан соң Кырлайга барырга булдым. Дүрт тапкыр булырга туры килде. Үзең генә булганда табигать тавышларын ишетәсең, агачларны, сукмакларны аерым бер кызыксыну белән күзәтәсең. Кырлайда күргән агачлар Тукай «Су анасы», «Шүрәле» әсәрләрендә сурәтләгән агачларга тиң», - ди ул.

«Быел ислам динен кабул итүгә 1110 ел тулуга багышланган чара уңаеннан Болгарда булдым. Болгар ислам академиясендә кундым. Бүлмәмнең тәрәзәсе намаз укый торган бүлмәгә карый иде, мулланың азан әйтүен ишеттем, намаз укучы кешеләрне күзәттем. Һәм миңа ул мохит шундый ошады. Троицкидагы пленэрга килгәч тә, мәчетне рәсемгә төшерергә туры килде. Динне чолгап алган серлелек минем өчен серле, кызыклы иде», - ди Анатолий Крылов.

 

 

Троицкида булган ул рәсемгә Зәйнулла Рәсүлев исемендәге таш мәчетне һәм атларны төшергән. «Кешеләрне кертмәдем, чөнки Габдулла Тукай кымыз эчеп, дәваланырга килгән. Җирле халык әйтүенчә, Тукай заманында кымыз бирә торган атларны шул мәчет тирәсендә тотканнар», - дип билгеләп үтте рәссам.

 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев