Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рауза Солтанова Геннадий Макаровка шәхси остаханә булдырырга киңәш итте

«Геннадий Макаров сирәк һөнәр вәкиле - этномузыка белгече. Республикада алар бармак белән генә санарлык», - диде сәнгать белгече.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге җитәкчесе, сәнгать фәннәре докторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова татар халкының уен коралларын эшләү буенча фольклорчы-галим Геннадий Макаровның шәхси остаханәсен булдырырга киңәш итте.

«Сәнгать рәссамнар берлегендә миңа бу мәсьәләне күтәрергә кирәк, чөнки Сезгә зур остаханә кирәк. Бүгенге көндә музыка уен коралларын ясаучы осталар бик сирәк, ә Геннадий Михайлович осталарның остасы. Өйдә генә эшләп ятып булмас. Сез минем белән килешерсез дип уйлыйм», - диде ул Геннадий Макаровның юбилей кичәсендә.

Рауза Солтанова фикеренчә, Геннадий Макаров сирәк һөнәр вәкиле - этномузыка белгече. «Республикада алар бармак белән генә санарлык. Ул бөтен төрки дөньяны барлый. Җыйган материаллары тузан җыеп ятмый, барысы да гамәли кулланышта», - диде белгеч.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев