Мәдәни җомга

Рамил Төхвәтуллин җанисәп алдыннан татарларга янаган куркынычлар турында искәртте

Депутат халык санын исәпкә алуда татарлар санын киметмәү өчен парламент контроле, Россия төбәкләренә мөрәҗәгать юллау кирәклеген әйтте.

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин халык санын исәпкә алу алдыннан, татарлар кимү куркынычы янаганын искәртеп, парламент утырышында тәкъдимнәре белән чыгыш ясады.

«2002-2010 еллар арасында Россия территориясендә яшәгән татарларның саны 200 меңгә кимеде. Күп кенә галимнәр, Мәскәү экспертлары, академик Валерий Тишков әйтүенчә, татарлар кимү сәбәбе Башкортстанда яшәгән бер өлеш татарларны, ә алар 150-200 мең булырга мөмкин, исәп ахырында башкорт милләтенә кертеп язуында», — диде Рамил Төхвәтуллин.

Аның фикеренчә, бүген дә күрше республикада аерым даирәләр, шул исәптән, галимнәр, политологлар ул экспериментны кабатларга ниятли. «Эш шулай дәвам итсә, татарлар саны тагы да кимергә мөмкин. Җитмәсә, гомуми демографик вазгыять тә татарлар файдасына түгел», — ди депутат.

«Башкортстанда аерым төбәктә яшәүче нык катнаш татар-башкортларның туган телен башкортларның төньяк-көнбатыш диалекты дип игълан итеп, татар теле урынына башкорт телен кертергә тәкъдим итәләр, бу юнәлештә актив пропаганда алып баралар», — ди Рамил Төхвәтуллин. Ул бу мәсьәлә татар җәмәгатьчелеген борчуын билгеләп үтеп, парламент моны контрольгә алырга тиеш дип саный.

«Фәнни даирәләр, иҗтимагый оешмалар, депутатлар, мәгълүмат чаралары белән берлектә, координацион үзәк төзеп, мәнфәгатьләребезне яклый торган хәрәкәт башларга тиеш дип саныйм», — диде ул. Депутат Интернетны татар мохите белән тулыландырырга тәкъдим итте. «Дәүләт архивларында кулъязмалар, фольклор әсәрләр, документаль, нәфис фильмнар, спектакльләр саклана. Цифрлаштырылган өлешләрен, аеруча татар җыр сәнгатенә караган материалларны Интернетка куярга кирәк, һәм халык өчен ул ачык булырга тиеш», — диде.

Рамил Төхвәтуллин узган җанисәп вакытында ТР парламенты махсус карар кабул иткәнен искәртте. «Бу чараның әһәмиятлелеген аңлатып, мөрәҗәгать язып, Россиянең бөтен субъектларына тараткан иде. Быел да ул чараны кабатларга, мөрәҗәгать язып, бөтен субъектларга таратырга кирәк», — диде. Комитетка шул хакта күрсәтмә биреп, проект эшләп, мөрәҗәгать язуны сорады.

 

Гөлнар Гарифуллина

«Татар-информ»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: