Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рәфикъ Мөхәммәтшин: «Россиядә ислам тарихы» китабы татар телендә басылмаячак

«Телне саклау ягыннан карасак, фундаменталь академик басмаларның татар телендә чыгуы мөһим, ләкин шулкадәр интеллектуаль көч, чыгымнар кертеп, аны кем укыр дигән сорау туа», – диде Россия ислам институты ректоры.

Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин «Россиядә ислам тарихы» китабы инглиз һәм гарәп телләренә тәрҗемә ителәчәген, ләкин татар телендә басылмаячагын белдерде.  

Алда хәбәр ителгәнчә, бүген журналистларга «Россиядә ислам тарихы» китабы тәкъдим ителде. Ул безнең илдә ислам дине үсешен илкүләм чагылдырган беренче басма, дип әйтелде чарада.

Яңа китапны тәкъдим итү чарасында Татарстанның Халык артисты Миңгол Галиев та катнашты. Ул басманы татар телендә чыгару мөмкинле турында кызыксынды. Рәфикъ Мөхәммәтшин фәнни китапның татарчага тәрҗемә ителмәячәген әйтте һәм моның сәбәбен аңлатты.

 

 

«Бу фәкать фәнни китап булып чыкты. Телне саклау ягыннан карасак, фундаменталь академик басмаларның татар телендә чыгуы мөһим, ләкин шулкадәр интеллектуаль көч, чыгымнар кертеп, аны кем укыр дигән сорау туа. Рәшит (искәрмә: журналист Рәшит Минһаҗга мөрәҗәгать итә), син укырсыңмы икән аны татарча? Ул бик калын, катлаулы икән, укып тормыйм, дип әйтерсең дә, китап киштәсенә куярсың», – диде Рәфикъ Мөхәммәтшин.

Рәшит Минһаҗ татарча вариантын укырга теләвен белдерде.

 

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев