Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рабит Батулла Милли китапханәгә тарихи фоторәсемнәр бүләк итте

Ядкәрләр моңарчы Рабит Батулланың шәхси архивында сакланган.

Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегенә фото- һәм кулъязма документлар бүләк итте. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

21 данә фотодан торган бу коллекция ХХ гасырның беренче чирегендә төшерелгән рәсемнәрне үз эченә ала. Алар арасында Актүбә, Ташкент, Оренбург, Кузнецк һәм Мәскәү шәһәрләрендәге төрле фотоательеларда эшләнгән сурәтләр бар.

 

 

ХХ гасыр башында яшәгән татарлар тормышын чагылдыручы фоторәсемнәрдә калфаклар кигән, заманына күрә иң чибәрләрдән исәпләнгән хатын-кызлар, затлы яки хәрби киемнәрдән булган күркәм ирләр сурәтләнгән. Фотолар яхшы сыйфатлы, каты кәгазьгә ябыштырылып эшләнгән, кайберләрендә истәлек язулары бар.

Ул шулай ук татар драматургы Кәрим Тинчуринның тормышына һәм иҗатына кагылышлы кулъязма материаллар да бүләк итте.

Тапшырылган коллекция Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондларында лаеклы урын алачак. Милли китапханә җитәкчелеге аксакалыбыз Рабит ага Батуллага кыйммәтле фото һәм кулъязма материаллар бүләк иткән өчен үзенең зур рәхмәтен белдерә, диелә хәбәрдә.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев