Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Qaynar татар рок-төркеме беренче тапкыр алтай телендә җырлар иҗат иткән

Алтай телендә «Chogodogon», «Kus», «Enirler» кебек җырларны тыңларга була.

Qaynar лабораториясе алтай телендә яңа җырлар чыгарган. Җырларны клавишаларда уйнаучы, җырчы Байару Такшина иҗат иткән.

«Төркемдәге калган музыкантлар Байару иҗат иткән җырларга яңа эшкәртмәләр өстәгән. Таулар турында „Chogodogon“ дигән халык җырын, көз турында „Kus“, кичләр турында „Enirler“ җырларын ишетергә мөмкин», — дип аңлата оештыручылар.

Татарстан һәм Германиядә иҗат итүче Qaynar лабораториясе хәзерге вакытта татар һәм алтай телләрендә яңа җырлар әзерләү белән мәшгуль, диелә хәбәрдә. Җырларны шушы сылтама аша тыңларга мөмкин. 

 

Qaynar төркеме 2019 елның ноябрендә Tat Cult Lab лабораториясеннән соң оештырылган. Төркем яңа электрон музыка форматында җырлар башкара. Төркемнең барлык катнашучылары да клавишларда уйный, язмаларда саз, думбра һәм башка акустик уен коралларын ишетеп була.

Qaynar төркеме катнашучылары — Рәдиф Кашапов, Сергей Костюжов, Александр Аблаев, Байару Такшина. 

 

 Зилә Мөбәрәкшина 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X