Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Польша татары Мансур Адамович: Ун гектар мәйданда кура җиләге утыртырга телибез

«Кура җиләге җитми, ул бик кирәк, анда лимонга караганда да витаминнар күбрәк. Кура җиләге күпкә файдалы, яфраклары да шифалы», — диде Татарстанның Кама Тамагында яшәүче эшмәкәр.

Польша татары Мансур Адамович Кама Тамагы Бортас авылында кура җиләге басуларын җәелдерергә ниятли. «Ике ел элек кенә Татарстанга күчендек. Җирне үзләштерәбез. Быелдан 10 гектар мәйданда кура җиләге утыртырга телибез», — диде эшмәкәр «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Әлегә сортын сайлыйбыз, махсус комбайн сатып алмакчы булабыз. Техниканың бер өлеше бар, тагын алырга җыенабыз. Кура җиләгенең төрләре бик күп. Безгә комбайн белән җыюдан зыян күрми торган һәм туңдырганда зыян килмәслек сортын сайларга кирәк. Үсентеләр инде бар. Польша ябылса да, Кыргызстан аша транзит белән кайтарырга була», — диде Мансур Адамович.

Эшмәкәрне санкцияләр куркытмый. «Санкцияләрдән эшләргә куркучы гына куркырга мөмкин. Хәзер безнең белән эшләргә теләүче фикердәшләрне, кооперативларны туплыйбыз. Быел планлаштырган гектарларны утырта алсак, бу бизнеска, бәлки, башка районнардан да җәлеп итәрбез», — ди ул. Әлегә «Ягодная долина» кооперативы белән элемтә урнаштырганнар.

Мансур Адамович сүзләренчә, кура җиләге бәясе кыйбатланса да, аны сату белән проблема булмаячак. «Кура җиләге җитми, ул бик кирәк, анда лимонга караганда да витаминнар күбрәк. Кура җиләге күпкә файдалы, яфраклары да шифалы. Каны бик үк әйбәт булмаганнарга кура җиләге яфраклары төнәтмәсен эчәргә кушалар», — дип аңлатты.

Эшмәкәр Казанда узган X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеныннан бик канәгать булуын әйтте. «Булдыклы татарларны күреп алсалар, кулдан ычкындырмыйлар, шуны сиздем», — ди ул.

Мансур Адамович нәселе, ата-бабалары барысы да Польшадан булуын әйтте. Ул тугач, Михал исеме кушканнар. «Мин туганда кушарга рөхсәт ителгән исемнәр исемлеге булган, мине шуңа Михал дип атаганнар. Алга таба Бөекбританиядә яшәдем. Кызларыма Ләйсән һәм Айзилә исемнәре куштык», — диде. 

 

 Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев