Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

"Питрәч керамика һөнәрчелеге" проекты мәдәни инициативаларның Президент фонды буенча иң яхшысы дип табылды

Рәссам-керамист, ТР сәнгать һөнәрчелеге остасы Наталья Пилюгина әйтүенчә, һәр бала – кечкенә иҗат итүче, аңа юнәлеш бирергә, кызыксыну уятырга гына кирәк.

Наталья Пилюгина чүлмәк ясау сәнгате темасы белән күптәннән кызыксынган була. Анда керамика һөнәрчелеген үстерү теләге шулкадәр көчле була, хәтта ул бу сәнгатькә балаларны өйрәтергә тели. Һәм узган ел проект яклап, Президент грантлары фондыннан грант отты. Бу аңа “Шатлык” социаль приютында тәрбияләнүче тормышта авыр хәлдә калган ятим балалар белән дәресләр оештырырга мөмкинлек бирә. Быел да бу эшне дәвам итә ул. Наталья Анатольевна конкурста икенче тапкыр җиңү яулады. "Питрәч керамика һөнәрчелеге" проекты мәдәни инициативаларның Президент фонды буенча иң яхшысы дип табылды. Наталья Анатольевна, балалар белән шөгыльләнгәндә, аларның уку процессында үзләрен ышанычлы хис итүләрен, кызыксынуларын, кичергән авырлыклары турында онытып торуларын тели. Шул чакта кечкенә куллардагы балчык үзеннәнүзе йомшара һәм җиңел генә ясарга уйлаган әйбер - тәлинкә яки кувшин, уенчыкка әверелә.

 

Фәния Михеева

pestrecy-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев