Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Питрау»ның абсолют батыры тәкәне Мамадышта калдырырга булды

18 яшьлек Рафаэль Билданов җилкәсенә тәкә куеп мәйдан әйләнде.

«Питрау»ның яшүсмерләр арасындагы абсолют батыры тәкәне үзе белән алып кайтмаска булды.

Рафаэль Билданов башта 75 кг һәм аннан авыррак көрәшчеләр арасында җиңде, аннан соң абсолют батыр булу өчен көрәштә отты.

Быелгы абсолют батыр Оренбург өлкәсе Богырыслан шәһәреннән. Аңа 18 яшь, көрәш белән алты яшеннән шөгыльләнгәнен әйтте. «"Питрау“га өченче тапкыр киләм, моңа хәтле бер урын да яуламыйча кайтып китә идем», — диде ул.

Быел Рафаэль Билдановка җилкәсенә тәкә куеп мәйдан әйләнергә насыйп булды.

Ул, Оренбургка хәтле тәкәне алып кайтырга ерак булганга, аны Мамадышта берәр кешегә Корбан гаетенә сатып калдырырга теләк белдерде.

 

Гөлия Хәсбиуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев