Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Әпипә» прокатка чыга

Беренче татар музыкаль комедиясе «Әпипә» 12 ноябрьдән прокатка чыга. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, фильмның режиссеры Илшат Рәхимбай, К.Тинчурин театры актерлары Резидә Сәлахова һәм Артем Пискунов катнашында узган матбугат очрашуында билгеле булды.

«Әпипә» Казанбызыда гына түгел, Санкт-Петербургта, Новосибирскта тамашачыларга тәкъдим ителде инде. Хәзер Татарстан районнарында, Башкорстстанда, Чиләбе, Түбән Новгород өлкәләрендә, Симферопольдә күрсәтү ниятләнелә. Таҗлы вирус белән вәзгыят кинәт начар якка үзгәрмәсә, озакламый «Әпипә»не Чувашстанда, ә киләсе ел башында Россиянең татарлар яшәгән бөтен төбәкләрендә күрсәтү каралган.

Яшерен-батырын түгел, зур кинотеатрлар татар фильмнарын алырга атлыгып тормый. «Мулла» фильмын тәкъдим иткәч тә, кинотеатр хуҗалары, 200 миллион сум җыярлык булсагыз гына, фильмны прокатка алабыз, дигән, имеш. Кинотеатр хуҗаларына татар тамашачысы да, татар киносы да кирәкми, Россия төбәкләрендәгеләр кебек үк, үзебезнең Татарстаныбызда эшләп килгәннәре дә бары бер генә ният – күбрәк акча эшләүне күз уңынңа тота. Татар тамашачысы да милли киноларга теләп йөрми, чөнки татарда кино сәнгате юк, татар кино төшерә белми, дигән караш яшәп килә. Кинотеатр хуҗалары һәм татар тамашачысының кино сәнгатебезгә карашларын үзгәртү өчен кызыклы кинофильмнар кирәк. Продюсер Миләүшә Айтуганова һәм режиссер Илшат Рәхимбай әнә шул максаттан «Әпипә» фильмын төшерергә алынган. Анда сүз татар эстрада җырчыларының гастрольләре турында бара. Армиядән качып йөргән бер егет ялгыш кына җырчыларның автобусына эләгә. Эстрада йолдызларының баянчылары килеп җитмәгән икән, егетне шул дип белеп, үзләре белән алалар. Костюмер кызны күргәч, егеткәйдә армия кайгысы бөтенләй калмый. Ул башы-аягы белән мәхәббәт диңгезенә чума. Фильмда Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-Ләй-Лә» кызлары Ләйсән Мәхмүтова һәм Ләйсән Закирова, «Фәридә-Алсу» дуэты, Алсу Әбелханова, Гөлшат Имамиева, Фирдүс Тямаев һәм Тинчурин театры актерлары Резидә

Сәлахова, Артем Пискунов, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин төшкән. Режиссер Илшат Рәхимбайның әйтүенә караганда, «Әпипә» финофильмы эстрада концерты, спектакль, фильм сыйфатларын үзендә туплаган. Анда унөч җыр яңгырый, яртысы - татар сәнгать сөючеләренең күңелләрендә элекке заманнардан бирле яшәп килгән матур җырларыбыз, калган яртысы фильм өчен махсус иҗат ителгән. Эстрада концертлары шактый кыйммәт, фильмга билет хакы нибары йөз-йөз илле сум тирәсе. Концертка барырга мөмкинлеге булмаган тамашачы яраткан артистларын фильмда күрә ала. Чынлап та, кайбер тамашачылар «Әпипә» фильмына теге яки бу җырчыны карарга дип килә икән. «Дүрт йөз чакрым юл үтеп килдем. Фирдүс Тямаевны үзен алып килмәгәнсез», - дип фильмнан үпкәләп китүчеләр дә булган, имеш.

Продюсер Миләүшә Айтуганова музыкаль комедия җанрына мөрәҗәгать итүләрен җәмгыятьтәге төшенкелек белән аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев