Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Очрашулар дәвам итә

Штаб халык санын алуга әзерлек барышында Мәскәүдә һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә халык белән күп кенә мәгърифәти кичәләр, җыеннар да үткәрде. Гомумән алганда, Штаб җитәкчелеге, 20 шәһәрдә булып, милләттәшләребез, активистлар белән очрашты

Еллар алмашынган көннәрдә Казандагы «Аксу» студиясендә Мәскәү татарлары штабының узган елгы эшчәнлегенә багышланган матбугат очрашуы булып узды. Журналистларны Штабта алып барылган эшләр белән аның җитәкчесе Рөстәм Ямалеев таныштырды. 

Узган ел һәркайсыбызның хәтеренә Халык санын алу кампаниясе уздырылуы белән кереп калды. Бу уңайдан Мәскәү татарлары штабы да шактый мактаулы эшләр башкарды. Әйтик, милләтебезне күтәрү, телебезне сак­лау, халкыбызның асыл егет-кызларын башка халыкларга күрсәтүдә Штаб әзерләп чыгарган «Үз җиремдә – үз телем» дигән китап аеруча әһәмияткә ия. Галимнәребезнең, язучыларыбызның, күренекле затларыбызның татарлар турында әйткән фикерләрен туплап нәшер ителгән китап теләсә кемнең өстәл әсбабы булырлык. 10000 тираж белән дөнья күргән басма иҗтимагый оешмаларга, уку йортларына, китапханәләргә, мәчетләргә, мәктәпләргә бушлай таратылды. Штаб халык санын алуга әзерлек барышында Мәскәүдә һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә халык белән күп кенә мәгърифәти кичәләр, җыеннар да үткәрде. Гомумән алганда, Штаб җитәкчелеге, 20 шәһәрдә булып, милләттәшләребез, активистлар белән очрашты. Ә инде Мәскәү татар штабы әзерләп чыгарган өстәл календаре мәгъ­лүматлы булуы белән аерылып тора.  

Штаб интернетта тагын да популярлашкан, YouTube-каналда аларга язылучылар саны 15 меңгә җиткән, инстаграмда  42 меңнән арткан. Бу инде милләттәшләребез турында Штаб төшергән 20ләп роликны бик күп кеше каравын да белдерә. Моннан тыш YouTube-каналда «Тел бел» дигән рубрика белән видео материаллар да куеп барыла. Штаб Россия төбәкләрендә нәшер ителгән газета-журналларны милләттәшләребезгә, мәчетләргә, мәктәпләргә, ветераннарга яздыруны да дәвам иткән. Быел 16 мең әбүнәче штаб яздырган матбугат белән танышып барачак.  

«Башкарылган эшләрне күрүләре һәм бәяләүләре дә сөендерә», – диде Р.Ямалеев. Әйтик, Штаб эшчәнлеге быел Мәскәүнең һәм Татарстанның күп кенә оешмаларының бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән. Алар арасында Татарстан Диния нәзарәтенең Мактау грамотасы да бар. 

Мәскәү татарлары штабы быел да милләттәшләребезне берләштерү, телебезне саклау юнәлешендәге эшчәнлеген дәвам итәчәк. Ниятләнгән проектлар арасында «Бөтендөнья татар конгрессының оештырылуына 30 ел тулу уңаеннан активистлар һәм оештыручылар белән 30 очрашу» дигән проект та бар. Аңлашыла ки, бу конгрессның өч дистә ел дәвамында алып барган гаять олы һәм киңкырлы эшчәнлеген күрсәтү дә булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X