Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Наил Залаков: «Быел барлык төр икмәкләргә субсидия биреләчәк, ләкин яраклылык вакыты биш көннән артмаска тиеш»

Быел социаль икмәккә генә түгел, төрле бөртекләр кушылган башка төр ипиләр өчен дә субсидия биреләчәк.

«Соңгы дүрт елда Татарстан бюджеты социаль икмәкне генә субсидияли иде. Быел барлык төр икмәкләргә субсидия биреләчәк, ләкин яраклылык вакыты биш көннән артмаска тиеш», — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

«Анда ГОСТ бар, бар кешегә дә бу җиткерелгән. Линейка киңәйтелә дигән сүз», — диде министрның беренче урынбасары. Ул былтыр Татарстанда 54 икмәк пешерү предприятиесе социаль икмәк пешерүгә субсидия алганын искәртте.

«Тармак үсә, икмәк пешерүчеләр арта, бүген һәр торак пунктта кечкенә генә пекарнялар бар, алар элек дәүләт ярдәм чаралары сораганнары юк иде. Быел субсидиягә заявкаларны 3нче икмәк пешерү заводы, БКК (икмәк-кондитер комбинаты), „Челны-хлеб“ та бирә», — диде Наил Залаков.

Ул былтыр икмәк пешерүчеләргә бирелгән 200 млн сумнан артык субсидия республика бюджетыннан булганын искәртте. «Он тартучыларга, икмәк пешерүчеләргә Россиядән субсидия беренче тапкыр бирелә. Без бу субсидияне 1 квартал өчен субсидия буларак карыйбыз», — диде.

«Әгәр бюджет мөмкинлек бирсә, икмәк җитештерү өлкәсендә вазгыять начарайса, бәяләр артмасын өчен, алга таба бу сорау икенче кварталда да каралырга мөмкин», — дип әйтте Наил Залаков.

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев