Мәдәни җомга

Наилә Әхмәдиева: "Суган үстерү - иң җайлы һәм отышлы эш бу"

Теплицада суган үстерүне тәҗрибәле фермерлар шундый шөгыльләр рәтенә кертә.

“Авыл белән Казан арасында йөреп арыгач, Дәвешкә кайтып төпләндек. Монда иркен, рәхәт, тыныч. Казанга баргач та, тизрәк авылга кайтасы килә башлый”, – диләр ирле-хатынлы фермерлар Азат белән Наилә.

Әхмәдиевләр гаиләсе Казанның Залесный бистәсеннән Апас районының Дәвеш авылына күченеп кайткан.

Залесныйда яшәгәндә дә теплицада суган үстереп сатканнар. Ә Наиләнең әти-әнисе туган авылда пай җирләренә укроп, петрушка, базилик, салат, кинза һәм башка яшел тәмләткечләр чәчкән. 2011 елны эшне 4 гектардан башлаганнар, бүген инде җир мәйданы 70 гектарга җиткән, фермерлар авыл халкының җирләрен дә сатып алган. Ике ел элек авылда 1200 квадрат метрлы теплица салып куйганнар. Быел исә яңа йорт җиткезгәннәр һәм гаиләләре белән шунда күчеп кайтканнар.

– 2005 елдан бирле суган үстерү белән шөгыльләнәбез. Иң җайлы һәм отышлы эш бу. Ирем Мәскәүгә барган җиреннән ачык кырда яшел тәмләткеч үстерүләрен күреп кайткан иде. Шуннан без дә авылдагы пай җирләренә чәчеп карарга булдык. Ул вакытта әле бу эш белән шөгыльләнүчеләр юк диярлек иде. Хәзер дә алай көндәшлек зур дип әйтеп булмый, – ди Наилә.

Быел 300 тонна утырту материалын үзләре әзерләгән. Аларны бер-беренә терәп, җиргә түшәп чыгалар. Егерме бер көннән суган кыякларын җыеп алырга да була. Кисеп алгач, җирне казып, суган башларын җир астына кертеп калдыралар. Аннары тагын суган утыртып чыгалар.

Әхмәдиевләрнең ярдәмчеләре дә бар. Уртача алганда сигез кеше эшли, сезон вакытында аларның саны кырыкка җитә. Башка фермерлар кебек үк, Әхмәдиевләр дә авылда эшләргә кеше таба алмаудан зарлана.

– Авыл кешесенең нишләптер эшлисе килми. Аларга эшләсәм, баетырмын дип куркалармы шунда?! Шуңа да эшчеләрне Чувашстаннан чакырырга мәҗбүрбез. Алар өчен тулай торак та төзеп куйдык. Эшләсеннәр генә, безнең эшебез шулар тырышлыгы белән бара бит. Икенче проблема – җитештергән продукцияне сата алмау. Ә фермерның унике ай буена сата торган продукциясе юк. Казандагы бер базарга үтеп керә алдык, аренда өчен аена 70 мең сум түләргә кирәк. Продукциябез бармы-юкмы, җитәме-юкмы, без ул сумманы түләргә тиеш. Аннары килешү шартлары да бик катгый. Анда үз продукциябезне генә сатарга тиешбез. Җәй көне яшел тәмләткечләр бар әле сатарга. Ә кышын яшел суган гына сатыла. Аңардан гына әллә ни акча эшләп булмый. Өстәп башка товар сатарга хакыбыз юк. Авыл халкыннан бәрәңге, кишерләр алып килеп сатар идек, алыпсатарга әвереләбез. Базарда сата башлаган мәлдә минуска эшләдек. Хәзер генә сату җайлаша башлады. Безнең өчен күпләп сату отышлырак. Агросәнәгать паркында сатып карадык. Анда тонналап сатып булмый. Шимбә көнне уза торган ярминкәләргә чыгып була, тик анда халык бәрәңге, кишер ала, аңарда укроп, суган кайгысы юк. Ел әйләнәсенә эшли торган чатырларда эшләр өчен сатучы тотарга кирәк. Анда да халык берәр бәйләм генә сатып ала. Шулай да быел шул чатырларда да сатып карау нияте бар. Ун урында унар килограмм гына сатылса да, 100 кило була. Кибетләр челтәрләре белән дә эшләп карадык. Сатып була, күләм дә бар, тик анда кергән өчен акча түлисе, җитәрлек күләмдә китермәсәң, штраф түлисе. Көндәшләр булса, тендор оештырыла. Тендор исә ул иң ким бәя дигән сүз. Аннары кибетләргә таратып йөрү дә җайсыз, бу өстәмә логистика таләп итә. Тагын бер тискәре ягы – акча тиз генә күчми. Документ эшләре дә бик күп. Соңгы вакытта кооператив булдыру уе белән йөрибез. Безнең юнәлештә эшли торган өч-дүрт фермер белән берләшсәк, эшләр тагын да җайланыр иде, – ди Наилә.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: