Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры быел Казанда үтә

«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган ярышта 400ләп көрәшче катнашуы көтелә.

18-19 март көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир үтәчәк. Бу хакта тулырак «Татар-информ» да үткән матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш быел 59нчы тапкыр үткәрелә. Биш төбәктән 400ләп көрәшче Казанның «Ак барс» көрәш сараенда 18-19 март көннәрендә җыелачак.

Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров ярышның ачык булуын билгеләп үтте. «Командалар саны, көрәшчеләр саны буенча бернинди чикләүләр дә юк. Артык кешеләр кала икән, аларны да кертәбез. Чөнки ул районында чемпион була алмаса да, көрәшәсе килергә мөмкин. Күрше төбәкләрдән дә киләбез, диделәр. Узган ел 391 көрәшче бил алышкан иде. Быел да шул тирә булыр дип көтәбез», — диде ул. 

 

 

Бүләкләргә килгәндә, беренче урын яулаган көрәшчеләргә - илле мең, икенчегә — кырык мең, ике өченче урынга утызышар мең күләмендә акчалата приз биреләчәк. Шулай ук, узган елгы кебек, финалларда иң матур алым эшләгән көрәшчегә Ильяс Галимов исемендәге махсус премия дә каралган, диде оештыручылар.  

 

Энҗе Габдуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев