Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Республикада

Муса Җәлил – Илһам Шакиров атналыгы

М.Җәлил белән И.Шакировның туган көннәре бергә туры килүе – аларны дөнья күләмендә бер иҗади күтәрелеш белән искә алу өчен зур форсат.

15 февраль халкыбызга ике бөек затны - патриот шагыйрь Муса Җәлил белән дөньяга мәшһүр җырчы Илһам Шакировны бүләк иткән. Халкыбыз, Илһам Шакиров үзе исән чагында, аның бөек­леген танып, аңа ихтирамын күрсәткән булса, Муса Җәлилнең 1956 елда «Моабит дәфтәре» илгә кайткач, каһарманлыгы тулысынча танылып, аны ил Советлар Союзы Герое һәм Ленин исемендәге дәүләт премиясе белән зурлады. Бу – дөнья күләмендә бердәнбер очрак. Ике шәхесне аларның иҗатындагы «Җырларым» да бергә бәйли. М.Җәлил белән И.Шакировның туган көннәре бергә туры килүе – аларны дөнья күләмендә бер иҗади күтәрелеш белән искә алу өчен зур форсат. «Җиhангирлар» төркеме, «Гөлзада», «Аксу» студияләре, Мәгариф hәм Мәдәният министрлыклары, «Җыен» фонды, «М.Җәлил музей-фатиры» вәкилләре, галимнәребез Фаяз Хуҗин, Миләүшә Хәбетдинова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Бала сити» полилингваль балалар бакчасы җитәкчесе Альбина Насыйрова катнашында узган утырышта бу уңайдан 14-20 февраль көннәрен «Муса Җәлил-Илһам Шакиров» атналыгы итү турында тәкъдим белән чыкты. «Бу көн татарлар өчен мәшһүрләребезне хәтерләү, алар белән горурлану, үзара туплану көннәре булып узарга тиеш», – дип билгеләп үтте Гөлзада Сафиуллина. 

«Бу эшкә Яшьләр эшләре министрлыгы, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Татарстан Язучылар берлеге дә бик теләп кушылырга теләк белдерде», – диде «Җиhангирлар» төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов. Әлбәттә, И.Шакировның Николаев урамындагы бишенче йортка куелган мемориаль тактасына һәм М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасын оештыру мәслихәт. Х.Гайнетдинов бу көннәрне марафон формасында уздырырга кирәклеген искәртә. Мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында һ.б. оешмаларда М.Җәлил белән И.Шакировны искә алу чаралары уздырылуы, атна дәвамында мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә һәм радиолар аша Илһам ага җырлары, Җәлил шигырьләре яңгырап торуы мәслихәт. Планнар да, ниятләр дә бик матур. Бу көннәрдә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында И.Шакиров башкаруындагы җырлар яңгырап торса, Җәлил шигырьләрен укулар үткәрелсә, бала бакчага килгәндә аларны җыр каршы алса, шәхесләребез дә ул-кызларыбызның хәтерендә калачак. Шул ук вакытта мәчетләребездә дә М.Җәлил һәм И.Шакиров рухына Коръән укылуы һәм багышлануы күз алдында тотыла. Утырышта катнашучылар бу көннәрдә һәр татар гаиләсенең дә балалары, оныклары белән бергәләп мәшһүр җырчыбыз башкаруындагы җырларны тыңлап, патриот шагыйрь шигырьләрен укуны гадәт итүенә дә ышаныч белдерде. Рәссамнар да мәһшүрләребезгә игътибарны арттырырга тиеш. Моннан тыш һәркайсыбыз бу көнне бөек затларыбызны искә төшереп зурлауда кулыннан килгәнне эшләп, Җәлил шигырьләрен укып, шуны видеога төшереп, фотолар белән бизәп, Ютуб каналына, социаль челтәрләргә урнаштырса, алар бар дөньяга таралачак һәм гомерлеккә шунда калачак. 

«М.Җәлил музей-фатиры» директоры Нәзирә Фәттахова Җәлил исемен мәңгеләштерүдә төрле конкурс-фестивальләр үткәрелүе турында сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессы  быел  дүртенче тапкыр «Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесен уздырып килә. Сентябрь аенда ук игълан ителгән конкурс быел да уңышлы узды. Атналык көннәрендә аның җиңүчеләрен дә игълан итү планлаштырыла. 

28-29 гыйнварда Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләре базасында «Поэт и музыка» («Шагыйрь һәм музыка») дигән Халыкара фестиваль башланып киткән.  Анда музыка мәктәп­ләрендә, музыка училищеларында укучы балалар һәм студентлар катнаша. Аның төп оештыручысы – М.Җәлилнең кызы Чулпан ханымның оныгы Татьяна Михайловна. Ул, Мәскәүдән дәрәҗәле музыка мәктәпләрендә укыган балаларны алып килеп, осталык дәресләре үткәрүне дә оештыра. Ике мәйданчыкта да фестиваль концертлары югары дәрәҗәдә узган, конкурста шигырь укучылар да катнашкан. Көйләр төрле музыка коралларында башкарылган, татар музыкасы да еш яңгыраган. Концертның чираттагысы 18 февраль көнне Милли музейда, 19ы көнне С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында булачак. Фестивальнең йомгаклау концерты Мәскәү шәһәрендә узар, дип тәгаенләнә.   

Ә 15 февраль көнне традицион рәвештә Милли музейда сак­ланган «Моабит дәфтәре»нең төп нөсхәсе көне үтә. М.Җәлил музей-фатирында көндезге сәгать икедә республиканың 2021 елда М.Җәлил премиясе лауреатлары кунакта була. «Төрле өлкәләрдә эшләгән иҗат әһелләренең халыкка, балаларга әйтер сүзләре бар», – диде Н.Фәттахова. 

Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова яшьләрне җәлеп итү өчен аларның теле, стиле белән гамәлләр башкару, креатив булу кирәклеген дә искәртте. Ул бу уңайдан Театр училищесында зур иҗади мөмкинлеккә ия татар төркеме булуын, аларның бик оста миниатюралар куюын искә төшерде. Шулай ук Кариев теа­тры директоры Луиза Янсуар, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, артистлар катнашында да куелышлар эшләнгәндә, отышлы булачагы әйтелде. 

Тарих фәннәре докторы ­Ф.Хуҗин белдергәнчә, галимнәр дә бу эшкә катнашып китә ала. Әминә ханым элеккерәк елларда М.Җәлилнең архивын Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсенә тапшырган булган.  

Бу көнне шулай ук И.Шакиров музеен ачу мәсьәләсенә дә кагылып үтелде.  Дөрес­тән дә, Татарстанга чит илләрдән, Россия төбәкләреннән килүчеләрнең Илһам абыйның рухын тоеп, аның истәлекләрен күрәсе, җырларын ишетәселәре килә, шуңа да Казанның үзәгендә мәшһүр җырчыбызның кадерле ядкәрләре сакланган музей булуы кирәк. «Җыен» фонды директоры Фуат Рәфыйков үзенең офисында Илһам абыйның ноталарын, китапларын, альбомнарын, видео материалларын саклавын әйтте. Ул шулай ук Илһам аганың фатирында калган күп кенә истәлекләренең юкка чыгу мөмкинлеген искәртте. Әйтик, җырчының «Сандугач»ны башкарганда кигән ак костюмы инде чүплеккә ташланган. Моннан тыш Илһам абыйның фатиры сатуга куелган. Аның яңа хуҗасына җырчының мирасы, киемнәре, диван, чынаяк-тәлинкәсе, урындыгы, өстәле, юбилейлары белән котлаган папкаларының һ.б. берсе дә кирәк булмаячак. Ф.Рәфыйков музейның Татар бистәсендә экскурсия юлында иркен бинада урнашкан итеп күз алдына китерүен әйтә. «Музейның 200 квадрат метрлы залы, җырчының дисклары, татар халкының күренекле шәхесләренең, әдипләребезнең хезмәтләре, әсәрләре куелган китапханәсе, концерт залы булуы мәслихәт. Килүчеләрне исә Илһам аганың җырлары каршы алса, билгеле ки, тирән тарихлы, әдәбиятлы, гыйлемле, бай мәдәниятле татар халкының кунакчыллыгы да чагылачак. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев