Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мәшһүр татарларның сурәте һәм канатлы сүзләре язылган плакатлар бастыра башладылар

Киләсе елның февралендә һәр татар мәктәбенә ун бөек кешенең сурәте барып ирешер дип көтелә.

Кичә «Идел-Пресс» типографиясендә мәшһүр татарларның сурәте һәм канатлы сүзләре язылган плакатлар бастыруга старт бирелде. Басма станокның эшли башлавын «Татар-информ» хәбәрчесе күзәтте. 

 

 

Плакатларны Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе инициативасы һәм заказы белән Татарстан китап нәшрияты эшли. Сурәтләр, рамкага урнаштырылып, февраль аенда Татарстанның 700 татар мәктәбенә барып ирешер дип көтелә. Бу турыда Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе әгъзасы, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сөйләде.

«Әдәбият, тарих, биология, химия, медицина өлкәләрендә тирән эз калдырган бөек татарларны мәктәп укучыларына таныту бурычы куелды. Февральдә һәр татар мәктәбенә ун кешенең сурәте барып ирешер дип өметләнәм. Барлыгы җиде мең плакат эшләнәчәк. Аларны рамкага урнаштыру өчен Мәскәүгә илтәбез. Аннары алар Казанга әйләнеп кайтачак», — диде ул. 

 

 

Плакатларның геройлары — мәгърифәтчеләр Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, М.Корбангалиев, әдәбият классиклары Дәрдемәнд, Н.Исәнбәт, тарихчылар М.Госманов, А.Халиков, фән эшлеклеләре А.Терегулов һәм Г.Камай. Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, шәхесләрне Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе 2-3 басма битлек исемлектән мәктәптә куллану ешлыгына карап сайлап алган.

«Татарстан китап нәшрияты мәктәпләр өчен төрле елларда плакатлар әзерләгән, ләкин алар каралы-аклы булган. Яңаларын заманча, төсле итеп эшләдек. Һәр плакатта атаклы кешенең портреты һәм канатлы сүзе бирелгән. Шулай ук шәхеснең биографиясе, эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат алу өчен, Википедиягә сылтама белән QR-код урнаштырылган», — диде нәшрият директоры.

 

 

Плакатларның макетын татар дизайнеры Илшат Исхаков ясаган. Комиссия әгъзалары берничә останың концепциясеннән Илшат Исхаковныкын сайлап алган.

«Миңа шушындый мөһим проектта катнашырга насыйп булды. Эш 3-4 ай дәвамында барды. Яхшы килеп чыкты кебек. Һәр плакат заманча иллюстрация, ачык типографика кулланып бер стильдә эшләнде. Хештег һәм QR-код кебек заман атрибутикалары да керде. Хештег ярдәмендә социаль челтәрләрдән мәгълүмат алырга була», — диде Илшат Исхаков.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев