Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мөселман яшьләренең кышкы форумы Болгарда дәвам итә

Кичә Болгарда Мөселман яшьләренең кышкы форумының икенче өлеше башланды.

Әлеге чара Татарстан мөфтияте тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла һәм 30 гыйнварга кадәр дәвам итә. Җыен мөселман яшьләренең дини белемен арттыру, әхлагын камилләштерү, аларны рухи кыйммәтләргә, татар халкы традицияләренә карата игътибарын һәм хөрмәтен арттыру ниятеннән оештырыла. 

Быелгы кышкы форум да, узган елгы кебек үк, ике мәйданчыкта һәм бер-бер артлы – егетләр һәм кызлар өчен аерым уза. Болгар ислам академиясе базасында унөченче тапкыр башланып киткән форумда 18-30 яшьлек 60 егет катнаша. Алар Казан, Мәскәү, Уфа, Ульяновск, Пермь, Пенза, Таҗикстан, Мисыр, Татарстанның район һәм шәһәрләреннән җыелды. Анда спикерлардан Татарстан һәм Дагыстанның дин белгечләре чыгыш ясаячак. Форумда катнашучылар мөселман кешесенең әхлакый сыйфатлары хакында дәрес алачак. Ир кешенең үзе, гаиләсе һәм мөселман өммәте алдындагы бурычлары буенча фикер алышулар узачак. Форумда мөселманнарга мөнәсәбәт, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ карата әхлакый сыйфатлар, балалар, хәләл җефете һәм әти-әниләр каршындагы вазыйфалар һ.б. мөһим темалар күтәреләчәк. Катнашучыларны шулай ук мавыктыргыч лекцияләр, "бау" квестлары, тимбилдинг көтә. 

Элегрәк Казанда форумның беренче өлеше - кызлар өчен җыен тәмамланды. 

Ел саен уза торган әлеге форум яшьләргә белемнәрен ныгытырга гына түгел, берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр проекты булып намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар», өммәтне борчыган мәсьәләләр буенча Фикер алышу клубы, авыру балаларга ярдәм күрсәтүче “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе һәм башкалар тора. Шуңа күрә форумны нәзарәтнең социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.

Коронавирус һәм сулыш юллары авыруларын таралуны булдырмау максатыннан, оештыручылар тарафыннан барлык саклык чаралары күрелә: катнашучылар өчен җитәрлек күләмдә медицина битлекләре, антисептиклар һәм башка гигиена кирәк-яраклары әзерләнде.

 

 

 

 

ДУМ РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев