Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Галимҗан Баруди һәм мәдрәсә тарихы музее ясарга җыеналар

Кичә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Галимҗан Барудига һәм ул нигез салган уку йортының тарихына багышланган музей ачу буенча киңәшмә булды.

Җыелыш Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап, милли мирасны һәм рухи мәдәниятне саклауга юнәлтелгән башлангычларны тормышка ашыру максатыннан оештырылды. Очрашу «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин җитәкчелегендә узды, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте.

Катнашучылар музей проектын булдыру, якынча тематика һәм экспозиция төзү, материаллар туплау, оештыру мәсьәләләрен чишү, халыкны һәм шәһәр кунакларын җәлеп итү һ.б. буенча фикерләрен җиткерде.

Ппедагогика фәннәре кандидаты, доцент, Галимҗан Баруди мирасын өйрәнүче, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең актив ярдәмчесе Разия Сәхипова «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен нигезләүче, олуг галим һәм мәгърифәтченең мирасын һәм шәхси әйберләрен саклау, язма чыганакларны һәм рухи ядкәрләрне бүгенге көндә куллану мөмкинлекләрен барлау, дини уку йортларында аның әсәрләрен өйрәнү хакында сөйләде. Ул Баруди белән бәйле экспонатларны, ул яшәгән чордагы уку-язу әсбаплары, киемнәр, китаплар, карандашлар, кара савытлары һ.б. тарихи әйберләрне туплау буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Бүгенге очрашу барышында Татарстан Республикасы Милли музее вәкилләре шулай ук мәдрәсәдә музей оештыру өчен урын сайлау буенча фикерләрен җиткерде, бүлмәләрне, уку сыйныфларын карадылар, хәзерге заманда музей эшчәнлегендә кулланылучы интерактив технологияләр белән таныштырдылар.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллык тарихи үткәнен истә тотып, әлеге бинада ачылачак музей бүлмәсендә белем алган күренекле шәхесләр, татар зыялылары, мөфтиләр, дин әһелләре, иганәчеләр һ.б. белән бәйле материаллар да урын алыр дип көтелә. Шулай ук уку йортының казанышлары, хәзерге яшәеше, шәкертләр тормышына да урын биреләчәк, диелә хәбәрдә.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев