Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мостай Кәрим гомерлеккә Казанга килде

Казанда 27 августта Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук ике республиканың хакимият органнары вәкилләре, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

– Бүген шатлыклы вакыйга: Татарстанның 100 еллыгында Башкортстанның халык шагыйре, публицист, Бөек Ватан сугышында катнашкан Мостай Кәримгә һәйкәл ачыла. Аның исеме Россия һәм дөнья әдәбиятына алтын хәрефләр белән язылган. Мостай Кәрим иҗаты татар халкына якын. Һәйкәл Казанны бизәп торачак. Монумент татар-башкорт халкы дуслыгына хезмәт итәчәк дип ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел Уфада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылуын “дуслык символы” дип, рәхмәт хисләрендә телгә алып үтте Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка “ТАССРның 100 еллыгы” медален тапшырды.

– Башкортстанның дүрт миллионлы халкыннан татарстанлыларга, тугандаш республикага сәлам алып килдек, – дип башлады үзенең чыгышын Радий Хәбиров.-Казанның йөрәгендә Мостай Кәримгә һәйкәл ачабыз. Безнең өчен бу зур мәртәбә. Шушы һәйкәл дуслык, һәрвакыт алга үсеш символы булсын!

Башкортстан Башлыгы 60 ел элек Мостай Кәримнең татарстанлыларны республиканың 40 еллыгы белән котлап язган шигырен дә укып алды.

– Сүз остасы, фронтовик һәрвакыт Татарстанны яратты һәм гел туганлык, дуслык өчен чыгыш ясады, – диде Радий Хәбиров.  Россиянең халык рәссамы, скульптор Андрей Ковальчук тарафыннан иҗат ителгән бронза һәйкәл Оренбург тракты белән Даурия урамы кисешкән урындагы Мостай Кәрим скверына урнашкан.

– Бу һәйкәл минем Татарстан белән Башкортстан республикалары арасындагы дуслыкка бер өлешем булсын, – диде Андрей Ковальчук. Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримов үзенең бабасына Казанда зурлап һәйкәл куелганы өчен туганары исеменнән рәхмәт әйтте. Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр куелды.

 

Дамир Бәдриев
"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев