Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мәктәптә атыш оештырган чакта Галәвиев үз-үзен белештермәс хәлдә булган дип тапканнар

Бу хакта «ОНК» газетасы – Иҗтимагый күзәтчелек комиссияләренең рәсми органы хәбәр итә.

Экспертиза Казан мәктәбендә күпләп кеше үтерүдә гаепләнүче Илназ Галәвиевны атыш оештырган чакта үз-үзен белештерми торган хәлдә булган дип тапкан. Бу хакта «ОНК» газетасы — Иҗтимагый күзәтчелек комиссияләренең рәсми органы хәбәр итә.

РИА Новости хәбәр итүенчә, «В. П. Сербский исемендәге социаль һәм суд психиатриясе дәүләт фәнни үзәге Казанда атыш оештырган Илназ Галәвиевны күпләп кеше үтерү мизгелендә үз-үзен белештерми торган хәлдә булган дип таныды», — диелә газета сайтында бастырылган басмада.

11 май көнне Казан шәһәренең 175 нче мәктәбендә Илназ Галәвиев атыш оештырды. Фаҗигадә 7 бала, 2 укытучы һәлак булды, тагын 24 кеше зыян күрде.

Җинаятьче кулга алынды. Аңа ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү турындагы җинаять эше буенча гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный.

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев