Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мәктәпләрдә "зачет" билгесе кертелә, бала апасы яки абыйсы укыган мәктәптә укырга хокуклы һәм башкалар

Бүгеннән мәктәп, укучылар тормышында да аерым бер үзгәрешләр гамәлгә керә. Мәктәптә хәзер "зачет" дигән билге дә алырга мөмкин булачак.

Балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Яшәү урыны буенча теге яки бу мәктәпкә укырга керү өчен гаризалар кабул итү итү 1 апрельдән башланып, 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Пропискасы ул мәктәпкә туры килмәгән, ләкин шушы мәктәптә укырга теләүчеләр гаризаларын 6 июльдән тапшыра алачак. Мәктәпкә кабул итү буш урыннар тулып беткәнче дәвам итәчәк, ләкин 5 сентябрьдән соңгы калмаска тиеш. Яңа тәртипләрдә абыйсы-апасы укыган мәктәптә укырга өстенлек бирүче пункт та бар.

Мәктәп аттестатларында исә "зачет" дигән билге барлыкка киләчәк. Бу билге рәсем, музыка, физик культура кебек предметлардан куелырга мөмкин. Яңа санитар таләпләр нигезендә дәресләр иртәнге сигездән дә иртәрәк булмаган вакытта башланырга тиеш. Өч сменалы укулар да бетерелә. Икенче смена булган очракта, дәресләр кичке җидедән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш. Икенче яки өченче дәрестән соң 2-30 минутка сузылган озын минутлык тәнәфесләр булырга тиеш. 

Кесә телефоннары белән дә кулланырга ярамаячак. Дөрес, әлеге кагыйдә дәрестә компьютер як планшетлар булмаган очраклар белән бәйле. Укучының күрү, ишетү функцияләренә зыян китерә икән.

Тагын бер ел дәвамында (әлегә) мәктәпләрдә укучыларның тән температурасын үлчәү, антисептиклар куллану, массакүләм чаралар уздырмау да гамәлдә булачак. Бер сыйныф барлык предметларны да үзенә беркетелгән кабинетта уздырырга тиеш. Физкультура, рәсем, хезмәт, технология, физика һәм химия предметлары гына искәрмә булып тора...

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев