Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мәктәпләрдә кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча кайнар элемтә ачылачак

Мөрәҗәгатьләр 27 ноябрьдә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Татарстан мәктәпләрендә укучыларны тукландыруны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак. Республика халкы сорауларны 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бирә ала. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кайнар линия»не оештыруның максаты - мәктәпләрдә балаларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләргә оператив җавап бирүне арттыру, — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Белгечләргә түбәндәге номерлар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак: 8 (843) 236-61-49, 236-61-24, 236-61-26.

Алынган барлык мөрәҗәгатьләрне дә ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, шулай ук җирле үзидарә органнары белгечләре контрольгә алачак. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X