Мәдәни җомга

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең төзекләндерелгән тарихи бинасында уку-укыту башланды

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең төзәкләндерелгән тарихи корпусында тулы көчкә уку-укыту процессы башланды. Шул рәвешле, бина үзенең тарихи вазифасына кайтты һәм заман таләпләренә җавап бирердәй уку корпусы булып хезмәт итә башлады.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең уку корпусында төзекләндерү-реставрация эшләре башланган иде. Быел Ураза бәйрәменә алар төгәлләнде. Гает көнендә бинаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карап китте һәм башкарган эшләргә уңай бәя бирде.

Биредә фундаменттан алып түбәгә кадәр барысы да яңыртып корылды. Бинаның тышкы ягы матурланды. Шулай ук тәрәзә рамнарын, ишекләрне, түбәне алмаштыру буенча эшләр башкарылды. Уку корпусы тулысынча яңа җиһазлар, компьютер һәм махсус укыту техникасы һәм бүлмәләрне җилләтү системасы белән җиһазландырылды. Ремонт-реставрация эшләре үткәрү бинада 7 уку сыйныфы, физик мөмкинлекләре чикле төркемнәр өчен 2 уку сыйныфы, укытучылар өчен 2 бүлмә, намаз уку бүлмәсе, уку залы, 2 лингофон кабинеты, 2 информатика кабинеты, кием кию-салу бүлмәсен һ. б. урнаштырырга мөмкинлек бирде.

Атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе Галимҗан Барудиның атасы Мөхәммәдҗан тарафыннан 1883 елда төзелгән. Баштарак уку бинасы бер катлы, озынлыгы 16 м, киңлеге 8 м булган. 1885 елда А.Сәйдәшев аңа икенче кат өстәп төзетә, 1886 елда сәүдәгәр Үтәмешев өченчесен дә кордыра. 1901 елда өч катлы янкорма салына. 1909 елда “Мөхәммәдия”гә янда торган бер катлы Сәгыть мәдрәсәсе дә кушыла. Биналарның икесе дә аянычлы хәлдә тордылар һәм үзләренең архитектур-тарихи үзенчәлекләрен җуйдылар. Ләкин белгечләр зур эш башкарды – ике бина да төзекләндерелде,

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе комплексын төзекләндерү ике катлы тулай торакны ремонтлау белән дәвам итәчәк. Төрле елларда бу бина буенча тикшеренүләр үткәрелгән, ләкин аны мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә нигез табылмаган. Шулай да таушалган бинаны төзекләндерү аны “Мөхәммәдия” комплексында саклап калачак кына түгел, аңа икенче тормыш та өрәчәк. Анда шәкертләр яшәсен өчен бүгенге көн стадартларына туры килгән барлык уңайлыклар тудырылачак.

 

dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: