Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мишустин: Ел ахырына кадәр М12 Мәскәү – Казан трассасының беренче участоклары ачылачак

Югары тизлекле М12 Мәскәү – Казан автомагистраленең беренче участоклары быелның ахырына кадәр ачылыр дип көтелә. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул хакта хәбәр итте.

«Гомуми озынлыгы 1,6 мең чакрымнан артык тәшкил иткән “Көнчыгыш – Көнбатыш” инфраструктура проекты гамәлгә ашырыла башлады инде. Бу – ике магистраль төзелеше һәм Мәскәү – Казан трассасының беренче участокларын этаплап ачу мөмкинлеге – без аны агымдагы һәм киләсе елларда карыйбыз», - диде Мишустин РФ Дәүләт Думасында еллык хисап вакытында.

Премьер билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта М12 автотрассасының Екатеринбургка кадәрге участогы проектлана, әлеге участок шулай ук быел төзелә башлаячак.

«Магистральләрдән тыш, без шул исәптән Краснодар, Аксай, Кемерово, Калининград, Екатеринбург һ.б. шәһәрләрне әйләнеп үтә торган юллар да төзибез», - дип искәртте ул.

М12 тиз йөрешле автомагистрале, Татарстан башкаласы аэропорты зонасында урнашкан логистика үзәкләренә кереп, Казанны көньяктан урап үтә торган юл төзүне күздә тота. Әйләнеч юллар шулай ук Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә дә төзеләчәк, бу исә Түбән Кама ГЭСы плотинасына йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев