Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Минтимер Шәймиев: Мәдәният алгы планга чыга

Мәдәният проблемалары турында сөйләшү республика үсеш алуының ачык күрсәткече, дип саный Дәүләт Киңәшчесе.

«Проблемалар беркайчан бетми, ләкин мәдәният алгы планга чыга», — дип белдерде бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан ратушасында Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында. 

«Мин сөенеп утырам, әле мондый хәл булганын хәтерләмим. Өченче срокка сайланган Рөстәм Миңнехановның икенче эш көне. Күптән түгел генә Ольга Борисовна Россия Федерациясе мәдәният министры булып эшли башлады. Алар бергә мәдәният проблемалары турында сөйләшә. Бу республика үсеш алуының ачык күрсәткече, республика мәдәният проблемалары белән шөгыльләнүне мөһим саный», — диде Минтимер Шәймиев. 

«Барыбызга да иҗади уңышлар. Бу безнең үсеш күрсәткече, эш уңышлы барыр дип ышанам», — диде Дәүләт Киңәшчесе.

Утырышта Татарстан мәдәниятенең 2020-2025 елларга һәм 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе проекты турында сүз барды.

«Җәмәгать тыңлауларын уздыру, халыкны да бу эшкә кушарга кирәк. Алга таба Хөкүмәт карары нигезендә эшләргә. Барлык фикер алышулардан соң массакүләм чара уздыру, аны финанслау, башка норматив актлар белән дә тәэмин итү кирәк булачак. 15 октябрьгә кадәр Хөкүмәттә бу стратегияне ТР Министрлар Кабинеты белән расларга кирәк», — дип тәмамлады утырышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. 

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев