Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Минтимер Шәймиев: Габдулла Тукай иҗаты, вакыт сынавын үтеп, бүген дә заманча яңгырый

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Тукай иҗатының киләчәк гасырларга да ирешәчәгенә ышануын әйтте.

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә» дип аталган фәнни конференциягә багышланган чыгышында Тукай иҗаты турында үз фикерен җиткерде.

«Габдулла Тукай иҗаты, вакыт сынавын үтеп, бүген дә заманча яңгырый», — диде ул видео аша мөрәҗәгатендә.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, моның нигезендә, беренче чиратта, Тукай иҗатының халыкчан булуы ята. «Шуңа күрә аның шигырьләре ХХ йөз башында ук бөтен төрки дөньяга тарала һәм ул тугандаш халыкларның үз шагыйренә әйләнә», — ди ул.

Минтимер Шәймиев Тукай иҗатының киләчәк гасырларга да барып ирешәчәгенә ышануын әйтте.

«Аллаһка шөкер, ХХI гасырга да Тукай белән күчтек. Тукай иҗаты — милләтебезне саклау һәм киләчәккә җиткерү юлында, мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә генә түгел, һәркайсыбызга бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора. Һәм, иманым камил, ул киләчәк гасырларга да ирешәчәк», — диде ул. 

 

 

Гөлүзә Ибраһимова 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев