Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Минтимер Шәймиев бюст ачылышында: Бу — гомуми хезмәт һәм горурлык

«Бөтен республикабызның күп милләтле халкына чын күңелемнән рәхмәтемне ирештерәм. Әти-әнинең туган йортына карап торып, барлык нәселебездән бик зур рәхмәт!» — диде Дәүләт Киңәшчесе.

Бүген республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевнең туган ягы Актаныш районы Әнәк авылында бюст ачылу тантанасы узды. «Бу — гомуми хезмәт һәм горурлык», — дип бәяләде бу вакыйганы Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында.

Дәүләт Киңәшчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшинның чыгышларында үз адресына юлланган сүзләргә карата фикерен әйтте. «Бу кадәр мактау сүзләрен ишетүгә караганда эшләү җиңелрәк кебек», — диде.

«Бүгенге вакыйга — гомуми хезмәт, — дип Минтимер Шәймиев Россия Президенты Владимир Путинга, илнең башка җитәкчеләренә хезмәтенә югары бәя бирелгәне өчен рәхмәтен җиткерде. — Без шундый дәрәҗәгә җиткәнбез икән, бу гомуми горурлык».

«Көне дә килгән, елы да килгән, юбилей елы, уңышлы ел, мондый уңышның әле булганы юк иде. Хәерлегә, озакка булсын! Моны әйтеп кенә бетерә торган түгел. Бөтен республикабызның күп милләтле халкына чын күңелемнән рәхмәтемне ирештерәм. Әти-әнинең туган йортына карап торып, барлык нәселебездән бик зур рәхмәт!» — диде Дәүләт Киңәшчесе.

Ул шагыйрь Нур Баян исеме дә мәңгеләштерелеп, аңа шушы урамда һәйкәл торганын искәртте. «Проектны ясаганда да шулай сөйләштек: аның белән беррәттән янәшә тору минем өчен бик куанычлы», — диде. Минтимер Шәймиев бюст авторларына мөрәҗәгать итеп: «Моны башкарып чыккан шәхесләргә бик зур рәхмәт», — диде.

Хезмәт Герое хатирәләргә дә урын бирде. «Илшат Шәеховичка (Фәрдиев - Т.И. искәрмәсе) да рәхмәт. Ул безнең төпчек бала. Югары очтан елый-елый безнең йортка төшә иде. Әткәй мәрхүм, эше күп булса да, тарантасыннан төшеп кочаклап, аны күтәреп ала иде», — диде. Укытучы Хәдичә апаларының мәктәптә берүзе дүрт классны берьюлы алып барып, бөтенесенә өлгергәнен дә искә алды. «Аннары урта мәктәпкә укырга кердек. Безнең укытучылар булганның да булганы иде», — диде. 

 

Гөлнар Гарифуллина 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев