Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Миңнеханов: Татарстанга яшь галимнәр эшләргә килсен өчен шартлар тудырырга кирәк

Республикада Академик фән үзәге — Академик шәһәрчек төзү планлаштырыла.

Татарстанга башка төбәкләрдән яшь галимнәр эшләргә килсен өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е. К. Завойский исемендәге Казан физика-техника институтында фән белән кызыксынучы яшьләр белән 7 февральдә узган очрашуда белдерде.

«Яшь перспективалы галимнәр бездән китсә, аяныч булачак. Киресенчә, безгә килсеннәр өчен шартлар тудырырга кирәк. Бүген федераль мөмкинлекләр, проектлар күп, без бу бурычларга актив кушылачакбыз. Ләкин Казан фәнни үзәгенең көчәюе — беренче тема. Һәм без бу мәсьәләдә шактый алга китәргә тиеш», — диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстанда Академик фән үзәге — Академик шәһәрчек төзү планлаштырыла. «Аңлау бар. Һәм республика бу эштә актив катнашырга әзер. Фәнни, эчтәлек өлешенә академиклар җаваплы булачак, ә без, яшь галимнәргә эшләргә һәм яшәргә уңайлы булсын өчен, инфраструктураны үстерүдә катнашырга әзер. Безнең база бар, әмма безгә куәтне арттырырга кирәк», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук берничә сорауга җавап бирде. Шулардан Томск шәһәре белән синтетик биология һәм фармакология буенча яңа консорциум төзү турында тәкъдиме булды. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, төбәкләр арасында фәнни элемтәләрне ныгыту бик зур әһәмияткә ия. «Бер төбәк периметрында ябылып калырга ярамый. Без һәрвакыт партнерлар эзләргә тырышабыз, һәм бу эшкә бик теләп керешәчәкбез», — диде ул.

Казан дәүләт аграр университеты белгеченнән авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү буенча мәгълүматлар базасын булдыру тәкъдиме килде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый платформа эшләү техниканы нәтиҗәлерәк кулланырга мөмкинлек бирәчәк. «АСКда техниканың сезонлы кулланылуы сер түгел. Матди-техник өлешкә чыгымнар зур, ә комбайн ике ай эшли. Әгәр безнең мәгълүматлар базасы тулы булса, без авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттырачакбыз һәм хезмәт итү вакытын да арттырачакбыз», — диде ТР Президенты. 

 

 Надежда Гордеева 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев