Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Миңнеханов: Татарстан узышчылары ел саен югары осталык дәрәҗәсен күрсәтәләр

Ул барлык спортчыларга да зур җиңүләр, шулай ук нык һәм көчле булырга теләде һәм сезонның иң яхшы узышчыларын бүләкләде.

Кичә Татарстанда 26 нчы автоспорт сезонына йомгак ясалды. Чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР узышчыларының казанышларын искә төшерде, аларны сезонны ябу белән котлады һәм иң яхшыларны бүләкләде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең узышчылар ел саен үзләренең һөнәри осталыкларын исбатлыйлар. Безнең көндәшлек көчле булуы куандыра: гамәлдәге чемпионнар үз позицияләреннән тайпылмый, талантлы, яшь һәм кыю спортчылар үсә», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, һәр сезон уникаль, ә һәр җиңү — спортчының, тренерның һәм бөтен команданың тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Президент «КАМАЗ-мастер» командасын аерым искә алды, ул ел саен дәрәҗәле ярышларда җиңүче була. «Бу — Дмитрий Сотников, Антон Шибалов һәм Айрат Мәрдиев экипажлары», — дип санап үтте ТР Президенты.

Ул барлык спортчыларга да зур җиңүләр, шулай ук нык һәм көчле булырга теләде һәм сезонның иң яхшы узышчыларын бүләкләде. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев