Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Миңнеханов: 2020 елда Татарстан - Төркия товар әйләнеше 360 млн доллардан артты

Республика җитәкчесе эш сәфәре белән Төркиядә.

2020 елда Төркия белән Татарстан арасында товар әйләнеше 360 млн доллардан артып китте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, республика җитәкчесе Төркиягә эш сәфәре белән килде. 

«Пандемия. Кимү бар. Быел безнең икътисад өлкәләре яңадан торгызылыр һәм без тотрыклы үсеш траекториясенә чыгарбыз дип өметләнәбез», — дип җиткерә Рөстәм Миңнеханов сүзләрен ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Берлек идарәсе рәисе Эмре Селим Төркия делегациясенең Казанга 2021 елның мартында килгәнлеген искәртте.

«Күптән түгел Татарстанда булдым һәм аның, чыннан да, кызыклы территория булуын күрдем. Без республикада гамәлдә булган югары стандартларга туры килү өчен барысын да эшлибез», - диде ул.

Селим искә төшергәнчә, Төркия бизнесы үз производстволарына кертә торган инвестицияләр продукцияне Татарстан һәм Россия базарларына гына түгел, ә ЕврАзЭсның бөтен территориясе буенча таратуга ярдәм итә.

Төркия машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлегенә азык-төлек сәнәгате, автомобиль төзелеше, агач эшкәртү, пластмасса сәнәгате, төзелеш һәм башка предприятиеләр өчен станоклар һәм җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнә торган 200дән артык компания керә. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев