Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Мин - татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Һәр җиңүче диплом, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең түштамгалары һәм 20 000 сум күләмендә акча белән бүләкләнде.

Бүген Казанда «Адымнар — Казан» мәктәбенең актлар залында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы үткәргән «Мин — татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Мин — татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесен игълан итте.

Бәйгегә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр, кул эшләре һәм эшләнмәләр кабул ителде. барлыгы республикабызның төрле төбәкләреннән 324 эш килде. Балтач, Азнакай, Питрәч, Арча, Баулы, Мамадыш, Кукмара, Әгерҗе, Саба, Лаеш, Чистай, Әлмәт, Мөслим, Сарман районнарыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән балалар актив катнашты.

 

 

Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнде, һәр номинациядә ике яшь категориясе каралган.

Номинацияләр:

«Иң яхшы рәсем» (7-10 яшьлекләр), (11-15 яшьлекләр);
«Иң яхшы кул эшләре яки агачтан, башка материаллардан эшләнгән әйберләр» (7-10 яшьлекләр), (11-15 яшьлекләр).
Бәйге ике этапта үтте. Беренче этапта эшләрне мәртәбәле жюри — Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучылары бәяләде. Икенче этапка 40 эш үтте. Бу этапта «ШАЯН ТВ» тамашачылары да актив катнаштылар.

Үзләре ошаткан эшләр өчен алар 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадар shayantv.ru сайтында тавыш бирделәр. Тамашачы сайлап алган 20 эшнең авторлары җиңүчеләр дип табылды. Һәр җиңүче диплом, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең түштамгалары һәм 20 000 сум күләмендә акча белән бүләкләнде.

 

 

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан — Яңа гасыр» акционерлар җәмгыяте җитәкчесе Илшат Әминов катнашты.

Шул ук көнне «Мин татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләренең эшләреннән күргәзмә дә үз эшен башлады. «Адымнар» мәктәбендә күргәзмә 8 ноябрьгә кадәр эшли. 9 ноябрь исә Габдулла Тукай исемендәге филармония залында «ШАЯН эшләр бәйгесе җиңүчеләренең эшләреннән торган күргәзмә оештырылачак. Киләчәктә бу күргәзмә Актаныш — «Адымнар», Чаллы — «Адымнар», Алабуга — «Адымнар» һәм җиңүче балалар укыган мәктәпләрдә уку елы тәмамланганчы эшләячәк.  

 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев