Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Мин күкне сайлыйм» бәйрәме уздырылган көнне Казанда Бондаренко һәм Сибгат Хәким урамнары ябык булачак

Чикләү 6 нчы август көнне 14:00 дән 21:00 гә кадәр гамәлдә булачак.

6 нчы августта Казанда Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу көнне «Казан» гаилә үзәге янында Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» дип аталган авиация бәйрәме узачак.

Касә янында чаралар 15:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмдә 20 гә якын һава судносы, шул исәптән РФ Оборона министрлыгы, гражданнар һәм эксперименталь авиация, «Казан вертолет заводы» ГАҖ һ.б. суднолары катнашачак.

Шәһәр халкы парашютчыларның күрсәтмә чыгышларын күрәчәкләр, балалар модельләр ясау буенча түгәрәкләр эше белән танышачаклар, мастер-классларда катнаша һәм концерт карый алачаклар. Нәни кунаклар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән. Һөнәри юнәлеш бирү аллеясында авиация сәнәгатенең алдынгы предприятиеләре үз казанышларын күрсәтәчәкләр һәм яшьләрне үз сафларына керергә чакырачаклар, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.

 

 

14:00 дән 21:00 гә кадәр Сибгат Хәким урамы буенча, Декабристлар урамы белән кисешкән урыннан алып Әпсәләмов урамы белән кисешкән урынга кадәр, шулай ук Бондаренко урамы буенча, Сибгат Хәким урамындагы 3 нче номерлы торак йорттан алып Сибгат Хәким урамы белән кушылган урынга кадәр ике якка да транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Моннан тыш, бу көнне «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына кереп булмаячак.

Кече суднолар хәрәкәте өчен Казансу елгасы акваториясенең бер өлеше ябылачак: Кремль дамбасыннан алып Миллениум күперенә кадәр. Тыю 12:00 дән 21:00 гә кадәр гамәлдә булачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев