Мәдәни җомга

Милләт җыены һәм гамәл стратегиясе

Казанның М.Җәлил театрында Бөтендөнья татарларының Милләт җыены узды.

Татар халкының стратегиясе кабул ителергә тиешле бу зур җыенга 500 кунак чакырулы иде, аларның 250се - Россиянең 68 төбәгеннән килгән. Чит илләрдәге милләттәшләребез җыен барышын онлайн карады. Шәрәфле кунаклар арасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев, Россия Каһарманы, гражданнар авиациясе очучысы Дамир Йосыпов, Россия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина да бар иде. Иң көчле алкышлар Калининградтан килеп җиткән Бөек Ватан сугышы ветераны 97 яшьлек Хәким Биктиевка  булды.


Татар халкының үсеш стратегиясе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәртеп үткәнчә, “Милләтебезнең киләчәге өчен нәрсә эшләргә, телебез, динебез, гореф-гадәтләребезне ничек сакларга?” дигән зур уйланулардан соң төзелгән әһәмиятле документ. “Бу– зур хезмәт, бик күп сөйләшүләр аша туган документ. Риза булмаган урыннары да булды. Шуңа карамастан, бүгенге көндә шушы стратегияне кабул итү мөмкинлегебез бар”, – диде Татарстан Президенты. Хәтерләвебезчә, Р.Миңнеханов 2018 елда Дәүләт Советына Юлламасында Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын куйган иде. Бөтендөнья татар конгрессы бу юнәлештәге эшне беренче көннән үк башлап җибәрде, галимнәр, җитәкчеләр белән киңәшеп, җиң сызганып Татар халкының үсеш стратегиясен булдыруга кереште. Үсеш стратегиясе эскизына тәкъдимнәр туплангач, галимнәр, белгечләр белән фикер алышулардан соң, стратегиянең проекты барлыкка килде. 

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев  үзенең чыгышын Ш.Мәрҗанинең: “Кем син, татар булмасаң?” дигән канатлы сүзе белән башлады, дөньяда 8 миллионга якын  милләттәшебез яшәвен, татарларның Россиядә сан ягыннан икенче урында торган халык икәнен искә төшереп үтте. “Татар булу — үзеңне татар дип хис итү. Кеше телсез була ала, әмма милләт телсез була алмый. Тел – тарихи мирасның ачкычы һәм халыкның алга таба үсеше шарты. Татар булу – рухи хәзинәләребез белән уртаклашу һәм аларны баету, ныгыту”, – диде ул. Милли шура рәисе халкыбызның киләчәге исә һәрберебезнең эчке максатларыннан, омтылыш һәм гамәлләреннән торуын билгеләп үтте. 

В.Шәйхразиев татар халкының үткәне, хәзергесе һәм киләчәге арасында күпер салу Гамәл стратегиясенең төп вазифасы икәнлеген билгеләде. Димәк ки, татарларның үз бай тарихи-мәдәни мирасына кызыксынуын көчәйтүгә, ата-бабаларының бөек казаныш­лары, шушы халыктан булулары белән горурлык хисләрен тудыруга, һәрбер татарның телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклауга һәм үстерүгә шәхси өлеш кертүенә ирешү, шулай ук татар халкын берләштерү, аның барлык халыклар арасында тулы хокуклы яшәешен тәэмин итү алга куела. “Татар булу ул рухи хәзинәләр белән уртаклашу, аларны баету, татарлыгың белән горурлану” диде Милли шура рәисе. Ул шулай ук татар стратегиясен тормышка ашыру ниятеннән респуб­лика хөкүмәтенең “Татар халкының милли үзаңын саклау (2020-2023)” дәүләт программасын яңадан кабул итүен дә әйтте.

Астрофизик, Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Рәшит Сюняев он-лайн, ягъни экран аша чыгыш ясады. Ул үзенең татарча сөйли алмавын Ташкентта үсүе, анда бер татар мәктәбе дә булмавына бәйләп аңлатты. 

Россия Герое, гражданнар авиациясе пилоты Дамир Йосыповны зал алкышлар белән каршы алды. Ул телебезне чыгыш ясарлык, сөйләшерлек дәрәҗәдә белмәсә дә, Красноярски краенда туып-үсеп, рус мәктәпләрендә белем алса да, үзенең асылы белән чын татар булып калган. Аның әти-әниләре кайчандыр Идел буеннан шул якларга барып урнашкан. Каһарман бүген әти-әнисенә үзендә милли үзаң тәрбияләүләре өчен бик рәхмәтле.  “Алар татар телендә чыга торган газета-журналлар алдырдылар, аеруча “Чаян” журналып яратып укыйлар иде, радиодан татарча җырлар тыңлап үстек. Дөнья буйлап сәяхәт иткәндә, татарларның тырышлыгына игътибар итәм. Үз милләтемнең улы булуы белән горурланам”, – диде ул. 

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин дә ата-бабаларыбыз дәүләтчелекне югалтканда да үз мирасларын саклап калуын искә төшерде. “Без килмешәк тә, диаспора да түгел, үз җиребездә гомер итәбез. Үз республикабыз, үз Президентыбыз бар. Татар - китаплы, укымышлы халык! Уфада ата-аналар балаларын мәктәпкә укырга китерәләр дә, безгә туган тел кирәкми, диләр. Кәкре агачның күләгәсе туры булмый.  Ватансыз милләт бетәчәк, ә милләтсез Ватан изеләчәк. Стратегиянең асылы — тормыш сәхнәбезгә мөкатдәс көч белән керсен иде”, – диде ул. 

 Аның фикерләрен Омск өлкәсендәге Большеречье райо­ны Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина дәвам итте. Ул татарлыкның Себердә бик көчле булуы турында сөйләде. Кытайда туып-үсеп, Казан консерваториясендә белем алучы Базарбай Бикчәнтәев җыен кунакларын Кояш чыгышы илендә яшәүче милләттәшләребез тормышы белән таныштырды. 

Ахырдан Рөстәм Миңнеханов стратегия  төзүдә катнашкан, аңа үз өлешен керткән кешеләргә рәхмәт белдерде. “Сез милләтебез өчен көчегездән килгәннең барысын да эшлисез. Беренче чакыруга килеп җитәсез, без барганда, каршы аласыз. Шундый милләттәшләребез булганда, татар халкы, телебез, гореф-гадәтләребез югалмаячак”, — диде ул. Гамәл стратегиясе бертавыштан кабул ителде. 

Җыен Татарстан Президентының дәүләт бүләкләрен тапшыруы белән тәмамланды.

Милләт җыеныннан соң, берничә шәхескә андагы күтәрелгән мәсьәләләрдән канәгать калу-калмавы турында фикерләрен сорап мөрәҗәгать иттек. 

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназия­сен күп еллар җитәкләгән Камәрия Хәмидуллина:  Мондый җыеннарның милләтне берләштерү ягыннан көче бар, дип саныйм. Һәр кешенең үз фикере, мин болайрак яки тегеләйрәк итәр идем, дигән урыннары бардыр, бәлки. Әмма җыенның төрле төбәкләрдән килгән халыкны бергә туплавы бик әйбәт. Җыенда югары рухи халәт барлыкка килде. “Туган тел”не җырлау үзе генә дә милли хисләрне югары күтәреп җибәрде. Болар барысы да табигатьтә үз эшен эшли.  

Җыенны ачып җибәргәндә Ш.Мәрҗани исемендәге, гимназиянең укучысы дип, бердәм дәүләт имтиханында барлык фәннәрен 100 баллга тапшыр­ган Рәмил Баһавиевне телгә алдылар, аңа зур алкышлар булды. Димәк, бу яшь егеттә алга таба без салган милли рух тагын да ныгыячак. Бер яшь егеткә игътибар күрсәтелеп,  астрофизик Сюняев чыгыш ясаган залда, аның исемен дә зурлап әйткәннәр икән, без Рәмилнең дә шундый зур галим булачагына ышанабыз.   

Язучы, драматург Рабит Батулла: Бик зур эш эшләнгән, әмма соңгы вакытта халкыбыз­ны борчыган ана телебезнең юкка чыга бару кебек төп мәсьәләгә якын килү булмады. Татар мәктәпләре Россия күләмендә булганнар, аларда татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә ана телебездә белем биргәннәр. Әстерханда, Оренбургта да, хәтта ки, Бакуда да милли уку йортлары эшләгән. Алар хәзер юк, ябылып беттеләр. Нәтиҗәдә бездә татар телендә белем бирә торган югары уку йортлары юклыгын сылтау итеп, мәктәпләрне ябып бетерделәр. Шуны сылтау итеп татар халкын үз теленнән баш тарту дәрәҗәсенә китереп җиткерделәр. Баласына югары белем бирергә теләгән ата-ана үз телендәге мәктәпнең бетерелүенә яисә аның рус телендәге уку йортына әверелүенә каршы килмәде. Бу шаукым зурая бара. Хәзер гаиләдә балаларны кечкенәдән үк үз телебездә тәрбияләүчеләр дә кими. Безнең әле аз санлы халык дәрәҗәсенә дә төшүебез ихтимал. Җыенда сүз менә шул хакта барырга тиеш иде. 

Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев:  Милләт җыеннары, халкыбызның каймагы булган галимнәребезне, әдәбият, сәнгать әһелләрен, сәясәтчеләребезне аралаштырып, фикерләштереп алу өчен бик кирәк. Без киңәшәбез, кайбер мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез. Хәзер җанисәп алырга әзерләнәбез. Әмма ул бик авырдан бара. Мәскәүдә һәм Россия төбәкләрендә катнаш никахлар күплеге, ассимиляцияләшү үз эшен үти. Башка халык белән гаилә корган татарларыбыз үз милләте буенча теркәлергә әзерме? Кичә аксакаллар белән киңәштек, яңа фикерләр дә ишеттем. Мәскәүдән алып килгән “капчык”ка барлык яңа уй-фикерләрне, тәкъдим-киңәшләрне җыя барам, аны җилкәмә салып Россия башкаласына алып китәм, аннары алар яшьләр белән үткәргән очрашуларда, төрле кылган гамәлләребездә чагылыш табачак.

Академик Индус Таһиров: – Татар халкы ул мәңгелек халык. Аны бетерергә кем генә һәм күпме генә тырышмасын, милләтебез юкка чыкмаячак, югалмаячак. Аның мәңгелеге, Җир Кояш тирәсендә никадәр әйләнсә, шулкадәр булачак. Ул мескен рәвештә яшәмәячәк, биек, һәркемне таң калдырырлык  булып күтәреләчәк. Аның киләчәге – алда. Мин киләчәгебезгә ышанам һәм милләтебезне күтәрү өчен һәркайсыбыз үзенең кулыннан килгәнне эшләргә тиеш дип саныйм.Әлбәттә, җыен эшенә “бишле” куеп булмый, әмма “дүртле” белән бәяләргә мөмкин. Чөнки стратегия гомум рәвештә кабул ителде, ә аның эчтәлеге монда җыелган халыкка тулысы белән җиткерелмәде. Ул барыбызга да ирешсә, гамәлгә кереп,  ике-өч битлек документ буларак, һәрбер гаиләгә керсә һәм кулланмага әйләнсә, мин аны “бишле”гә бәяләячәкмен.
 
Сөембикә КАШАПОВА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: