Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Милли мультFest» фестивалендә иң актив катнашкан районнар билгеле

Күпчелек эшләр Татарстанның Тукай, Мөслим, Буа районнарыннан килеп ирешкән.

«Милли мультFest» балалар кинофестивалендә Татарстанның 26 районы финалга үткән. «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова Тукай, Мөслим, Буа, Арча, Минзәлә, Азнакай, Актанышны иң актив районнар дип атады.

«Бу районнарга аерым рәхмәт әйтәсем килә, хезмәткәрләр балалар белән аерым шөгыльләнгәннәр. Моңа кадәр республикабызда шулкадәр районнан балалар анимация, кино һәм компьютер уеннарын ясау белән мавыкканнарын белми идек», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Миләүшә Айтуганова барлыгы 389 эш килеп ирешкәнен әйтте. Бу республика өчен зур сан. Мисал өчен, Халыкара мөселман кинофестиваленә бөтен дөньядан 400дән алып 900гә кадәр гариза килә. Алга таба мультфестивальнең нигезләмәсе үзгәртеләчәк. Таләпләрен тәгаенләштерәчәкбез», — диде ул.

Бәйгедә өч номинация билгеләнгән. Һәр номинациядә беренче урынга йөз мең, икенче урынга 70 мең, өченче урынга 50 мең биреләчәк. 

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев