Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Маска кияргә онытмагыз! Рейдлар бара

Чираттагы рейд барышында Казанның җәмәгать транспортында 139 битлек режимын бозучыны ачыкладылар 21 октябрьдә Казанның җәмәгать транспортында пассажирлар һәм экипажларның битлек режимын үтәүләре буенча чираттагы рейд узды. Битлекләрнең булу-булмавы автобусларда, трамвайларда һәм троллейбусларда тикшерелде, дип хәбәр итә Казан иэриясе матбугат хезмәте.

Барлыгы 1727 җәмәгать транспорты тикшерелгән. Аның нәтиҗәләре буенча 139 битлек режимын бозучы ачыкланган.

Хокук бозучылар 27 шәһәр тукталышында ачыкланган. Битлек режимын бозган 134 пассажирның 132-се битлекне тикшерүчеләр алдында кигән, тагын икесе транспорттан төшеп калган.

Хәер, кондуктор һәм шоферлар арасында да хокук бозулар булган. 90-нчы номерлы автобуста йөртүченең перчаткасы булмаган, битлеге иягенә төшерелеп киелгән. Шул ук маршрутның башка автобусында да әлеге хәл кабатланган. Исегезгә төшерәбез, җәмәгать транспорты хезмәткәрләре битлек һәм перчаткалар киеп йөрергә тиеш.

 

Автотранспорт предприятиеләренә хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту кирәклеге турында боерыклар җибәрелгән.

Рейдлар дәвам итәчәк.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев