Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Марс Тукаевка Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале тапшырылды

26 нчы майда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Аны хезмәттәшләре тәбрикләде. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Марс Рифкать улының  күпъеллык эшчәнлеген югары бәяләде. Россия төбәкләре белән элемтәләрне ныгытудагы өлешен, үз хезмәтенә җаваплы каравын билгеләп узды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Марс Тукаевның гаиләсен мактады. Хатыны белән бергәләп өч балаларына милли тәрбия бирүләрен, аларда туган телебезгә, йолаларыбызга мәхәббәт уятуларын үрнәк итеп күрсәтте.

Милли Шура рәисе юбилярга тырыш хезмәте, татар халкын ныгытудагы, күп кенә кызыклы проектларны тормышка ашырудагы эшчәнлеге өчен Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален тапшырды, киләчәктә дә уңышлар теләде.

Марс Рифкать улы Тукаевны чын күңелдән котлыйбыз.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев