Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Марат Әхмәтов: Киләчәкне балалар «ШАЯН ТВ» белән берлектә булдыра

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында телеканалның туган көненә багышланган кичә узды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов «ШАЯН ТВ» телеканалының татар милләте киләчәге өчен мөһим роль уйнавын әйтте.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында «ШАЯН ТВ» телеканалының туган көненә багышланган концерт узды. 

 

 

«Беренче көннән башлап, алар проектлар белән сөендереп тора. Хәзерге вакытта җанисәп бара, татарлык турында сөйләшәбез. Әдәби теле, дәүләте, моңы, җыры, сәнгате, әдәбияты булган халыкның киләчәге, әлбәттә, бар. Ул киләчәкне балалар „ШАЯН ТВ“ белән берлектә булдыра», — диде Марат Әхмәтов.

Аның фикеренчә, хәзерге буын бик катлаулы шартларда формалаша һәм балалар телеканалы бу өлкәдә зур эш башкара. 

 

 

««ШАЯН ТВ» урынында үзенә күрә бер бушлык булган бит. Ул кирәкле чорда, кирәкле урынын тапты. Алар искиткеч файдалы һәм кирәкле эшне зәвыклы итеп башкара. Сәләтле балалар бар икән, һичшиксез, киләчәк бар, — дип сөйләде ул.

Кичә барышында «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләре: Руслан Закиров, Әминә Гыйльманова, Сәидә Абдуллина, Арслан Сибгәтуллин, Әмир Нәбиуллин, Кәрим Галиев, Илүзәр Кашапов, Мәрьям Җаббарова бүләкләнде. Балалар Ришат Төхвәтуллин, Данир Сабиров, Айгөл Хәйри белән чыгыш ясады. Шулай ук «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән җырларга төшерелгән клиплар да тәкъдим ителде. Соңыннан барлык катнашучылар бергә «Туган тел» җырын башкарды.

 

 

«ШАЯН ТВ» балалар телеканалы өч ел элек эшли башлаган иде. «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов балаларны телевидениенең киләчәге бар дип ышандырды. «Телевидение да, Интернет та булачак. Чын күңелдән эшләнгән эшләребез, матур видеолар, сүзләребез төрле платформада тамашачысын таба», — ди ул. 

 

 

Гөлүзә Ибраһимова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев