Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мамадыш районында «Питрау» керәшен бәйрәме программасы билгеле

«Питрау»да төбәкнең 22 районыннан һәм Россиянең өч төбәгеннән 50 иҗат коллективы катнашачак, 50 меңнән артык кунак килүе көтелә.

17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылындагы «Тырлау» аланында республиканың XXII «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, «Питрау»да төбәкнең 22 районыннан һәм Россиянең өч төбәгеннән 50 иҗат коллективы катнаша, 50 меңнән артык кунак булыр дип көтелә.

Бәйрәмдә «Остаханә», «Димче Гөрпи почмагы», «Керәшен ишегалды», «Табигать хәзинәсе», «Тәпи» чишмәсе җырлары, Питрау музее, «Җәшләр җыены» яшьләр мәйданчыгы эшләячәк. Этник мәдәниятне саклаучы яшьләр «Керәшен чибәре» бәйгесендә катнаша, халык җырларын, биюләрен башкаруда үз осталыкларын күрсәтеп, үз халкының гореф-гадәтләре һәм тарихы белән уртаклаша.

Питрау бәйрәмендәге көрәш ярышында Татарстанның һәм илнең якын төбәкләреннән иң көчле көрәшчеләре җыелачак.

«Питрау» бәйрәме Татарстан Республикасының «Татар халкының үзенчәлеген саклап калу» дәүләт программасының бер өлеше булып тора һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ярдәме белән үткәрелә.    

 

Программа: 

16.00 — «Әкият» балалар мәйданчыгы эше; «Питрау» музее;
17.00 — ат чабышлары, «Остаханә», «Димче Гөрпи почмагы», «Керәшен йорты», «Табигать хәзинәсе», «Тәпи» чишмәсе, «Керәшен чибәре», Питрау музее, «Безнең ил» нәфис-этник картиналар күргәзмәсе эшли башлый;
18.00 — бәйрәмнең тантаналы ачылышы;
19.00 — халык уеннары, конкурслар, суда уеннар, спорт ярышлары, фольклор иҗат коллективлары концерты, Татарстан Республикасы артистлары концерты, «Тәпи чишмәсе» янында җырлар, «Керәшен чибәре» мәйданчыгы, «Керәшен ашлары йорты» мәйданчыгы;
20.00 — «Җәшләр җыены» яшьләр мәйданчыгы, катамаранда ярышлар;
23.30 — бәйрәм лотереясы уйнату;
00.00 — бәйрәм фейервергы;
02.00 — «Питрау — 2021» батырларын бүләкләү тантанасы каралган.  

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев