Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

М-12 автотрассасы районнарга акча китерәчәк

М-12 автомобиль трассасы Казаннан Мәскәүгә 6 сәгать 30 минутта барып җитү мөмкинлеге бирә. Хәзергә бу араны узу өчен 12-14 сәгать вакыт сарыф ителә. Тизйөрешле юлны 2024 елда ук файдалануга тапшыру күздә тотыла

Булганына шөкер
Мәгълүм ки, Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрале төзү нияте бар иде. Юрганыңа карап аягыңны сузасың, диләр бит. Икътисади-финанс хәлләр йогынтысында, бу проект кичектерелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов югары тизлекле тимер юл төзелешен нык хуплаган иде, ул: “Тимер юл магистрале киләчәктә барыбер төзеләчәк әле”, – диде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да теләктәшлек күрсәткән М-12 тизйөрешле автотрасса төзү нияте алгы планга чыкты хәзер. Төзелешнең 60 процентын –дәүләт, ә 40 процентын инвесторлар финанслаячак.

Табигать “шлагбаумы”
Генераль подрядчы – Мәскәүнең “Автодор” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко журналистлар белән әңгәмәсендә әйткәнчә, М-12 автотрассасы табигатькә зыян салмый.
– Табигать тыюлыклары читләтеп үтелә, киселгән агачлар урынына яңалар утыртыла. Кыргый җәнлекләр дә кайгыртыла, аларның күченеше өчен юлларда тоннельләр ясала,-диде Вячеслав Петушенко.

Авыллар тыныч булсын
Татарстанда яңа юлының 145 чакрымы Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Питрәч һәм Лаеш муниципаль районнары аша уза. М-12 автотрассасының 3 “трассировка”сы, ягъни маршрут-проекты сызылган.
 – Камилләштерелгән проект безнең районда кемнең дә булса мәнфәгатьләрен кысырыкламый. Баштагы вариантларда автомагистраль трассировкасы Иделнең уң ярына Кызыл Байрак авылы янында килеп чыга иде. Алай төзелсә, юл бездәге Ямбулат җиләк-җимеш хуҗалыгын нәкъ уртага кисә иде. Гребеня белән Нариман авыллары арасыннан уза торган вариант безнең өчен кулай, - ди Югары Ослан районы башлыгының архитектура һәм төзелеш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Зәкиулла Минһаҗев.
 
Юл чите тәңкәләре
М-12 автотрассасы районнарның тормышын һәм икътисадын җанландырачак.
– Идел аша салыначак яңа күпер елганың уң ягында яшәүчеләргә, Иннополиска, хәтта, Ульянолвск өлкәсендә һәм Чувашия республикасында яшәүчеләргә уңайлык тудырачак. Автосервислар, кече кунакханәләр, кафелар төзелә, монысы-яңа эш урыннары дигән сүз. Югары Ослан районы табигате искиткеч матур, Идел киңлекләре үзе генә дә ни тора. Туристларны җәлеп итәргә өметләнәбез, туристлык тармагында эшләргә омтылучы эшкуарлар бар,-ди Зәкиулла Минһаҗев.

Алда да, артта да – “яшел”
Трасса төнлә яктыртыла, автомобильләр өчен 4 полоса булдырыла. Рөхсәт ителгән тизлек - сәгатенә 120 чакрым. 
Иң мөһиме – автотрассаның буеннан-буена бернинди юллар белән киселеш тә һәм светофорлар да булмый. М-12 автотрассасы бөтен озынлыгында - яшел төс”. Телисең - барасың, телисең - юл уңаендагы берәр районга яки шәһәргә кунакка туктап аласың. Автотрассада торак пунктларга чыгып китү һәм килеп керү юл чишелешләре ясала.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев