Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әлки районында яшәүче ханым тавыш биргәннән соң бәби тапкан

Әлки районында Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барлыгы 49 сайлау участогында үткәрелә.

Әлки районынның Татар Борнае авылында яшәүче Алия Кәримова Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш биргән, ә соңыннан әни булган. Ул малай тапкан. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Алия Кәримова алдан тавыш бирү мөмкинлеге белән кулланган, чөнки аның бала табу көне якынлашкан. 29 июньнең иртәсендә Алия 3116 грамм авырлыктагы сау-сәламәт малай тапкан. Балага Кәрим исемен кушканнар. Ул Кәримовлар гаиләсендә өченче бала. Гаилә башлыгы Рәфис ҖЧҖ «Хузангай» ындыр табагында эшли.

Әлки районында Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барлыгы 49 сайлау участогында үткәрелә. Әлкилеләр үзләренең гражданлык бурычларын актив үти. Төшкә тавыш хокукы булган барлык авыл кешеләренең 86 проценты тавыш бирде.

 

«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X