Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әлки районы Иске Камка авылының Тегермән урамы язгы ташу сулары белән аерылып калган

Районның җиде авылында язгы ташу чорында су басу куркынычы бар. Бу Иске Алпар, Яңа Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза, Базарлы Матак һәм Карга авыллары. Барысы 152 шәхси хуҗалыкка (аларда 311 кеше исәпләнә) язгы суларның зыян салуы мөмкин. Бу турыда гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов хәбәр итте.

Быел нинди су басу булсын – кар да юк, дияргә ашыкмагыз. Бүген без һәр язда диярлек Кече Чирмешән суы авылга кереп, халыкны “зур дөньядан” аерган Иске Камка авылында булып кайттык.

Кече Чирмешән быел да “холкын күрсәтә” – авылның Тегермән урамы бөтен яктан су белән камалып, утрау булып калган. Бу урамдагы 19 йортта 44 кеше яши. Халык кибеткә, башка эш-йомышларына көймә белән йөри башлаган.

–Кече Чирмешәндә су күтәрелеп, 14 мартта үзәнгә җәелде, авыл урамына керде. Тегермән урамы су белән бүленеп калды. Без сәгате-минуты белән алдан әзерләп куйган көймәгә кизү торырга ишкәкчеләр билгеләдек. Иртәнге 7 дән кичке 8 нче яртыга кадәр биш кеше чиратлап көймә белән халыкны бер ярдан икенчесенә йөртә,–ди Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров.

Без Фәргать белән Тегермән урамы башында сөйләшеп торган арада кизү ишкәкче Радик Әхмәтов берничә кешене ярдан ярга чыгарырга да өлгерде.

Язгы ташу сулары белән бүленеп калган урамда яшәүчеләр белән аралашабыз.

Пенсионер Роберт Галиуллин сөйли:

–Без ташу чорына һәр елны алдан ук әзерләнеп торабыз. Әле алдагы елларда безнең ишегалдына, терлек абзарларына чаклы су керә иде. Язгы суның идән астына төшүе дә еш булды. Шөкер, быел алары күренми. Хәер, табигатьнекен белеп булмый – без уяу торабыз.

Пенсионер Рәис Шәйхетдинов:

–Иң кирәкле документларны су үткәрми торган пакетларга төреп, бик хаҗәт әйберләрне кул астына әзерләп куеп көтәбез ташу вакытын. Иң курыкканыбыз – әниебез Халисә авырып китмәсен, дибез. Аңа бит 95 яшь. Олы яшь барыбер үзен сиздерә. Әле күптән түгел бик каты чирләп алды. Шөкер, инде савыкты. Кабат сырхаулап кына китмәсен, көймәләрдә сырхауханә юлына чыгарга булмасын, дип телибез.

Рамил Сафин, эшмәкәр:

–Урамны су басканга карап дөньядан аерылмыйбыз. Бездә халыкны су аша көймә белән чыгару эше бик җайга салынган. Җирлек башлыгы Фәргать бу эшне һәр сәгать контрольдә тота. Бик кирәге чыкканда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында телефоннан ватсап аша да көймәчеләрне чакыртырга була.

Шул арада су буена зур сумкалар күтәргән социаль хезмәткәр Гөлсинә Сәлахова килеп басты. Ул Тегермән урамында яшәүче бер бабайга, ике әбигә хезмәт күрсәтә икән.

–Өлкәннәр янына иртән дә, кичен дә киләм. Көймә юлы хәйран җайлы эшли. Менә әбиләрем белән бабайга кибеттән яңа пешкән икмәк, башка ашамлыклар, дарулар алдым. Шуларны илтүем,–ди Гөлсинә ханым.

Су биредә 5 метр 50 сантиметрга күтәрелгән. Елга ташу сулары белән 6 метр 50 сантиметрга күтәрелсә – бу инде хәвефле күрсәткеч. Соңгы ике көндә суның күтәрелүе күзәтелмәгән. Кече Чирмешәндә инде бозлар киткән. Зур булмаган берникадәр бозлар гына бүленеп калган.

Тегермән урамы халкы бер дә хафаланмый. “Әле язгы сулар бераз артып, үзәнлекләргә керсә дә ярый”,–диләр. Ул чагында печәне шәп була икән.

Хәер, Иске Камка язгы чорда төрле хәлләрне кичерде. Биредә дистәләгән МЧС хезмәткәрләре атнага якын кизү торган, елгада бозларны шартлаткан чаклар да булды.

Һәр язда авылда ташу чорын зур әзерлек белән көтәләр. Быел да җирлек җитәкчелеге, хаҗәте чыга калса дип, мәктәп бинасында 10 ятак, балалар бакчасында 12 ятак көйләп куйганнар.

Җирнең өске катламы быел туң тора, явым-төшем башланып су кинәт артса,  барына да әзер торырга кирәклекне биредә яхшы аңлыйлар.

Иске Камканың Чирмешән урамы исә күтәрткән юл төзеткәннән бирле сирәк еллар су белән бүленеп кала. Быел әлегә күтәрткән юл су астында калмаган. 

Без язгы ташуда Кече Чирмешән күтәрелеп су басу янаган Иске һәм Яңа Алпар  авылларында да булдык. Биредә елга суы 5 метр 40 сантиметрга күтәрелгән. Кече Чирмешән күперенә басып, тыныч кына аккан елганы күзәттек. Биредә су тагын бер метрга артса гына урамнарга керергә мөмкин икән.

 

Янгын-коткару часте җитәкчесе Дмитрий Романов хәбәр иткәнчә, райондагы 24 гидротехника корылмасының һәркайсында тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылган. Язгы сулар төшүне күздә тотып, әлеге буаларның суы киметелгән.

 

 

 

 

Азат Низамиев

Әлки хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев