Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ленин һәйкәле быелның язына төзекләндерелеп кабат ачылачак

Татарстанда 447-федераль һәм 876 төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас корылмасы исәпләнә.

Узган ел Казанның Ирек мәйданында Ленин һәйкәле сүтелүе җәмәгатьчелектә шаукым тудырган иде. Төзекләндерү үткәрелүе турында белгәннән соң гына тынычланды халык.
— Һәйкәлнең бизәү ташлары яңарту өчен Кукмара заводына җибәрелде. Ленин һәйкәле быелның язына төзекләндерелеп кабат ачылачак, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасының мәдәни мирас корылмаларын саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущин комитетның 13 гыйнварда узган коллегия утырышында.
 Моннан тыш, пролетариат юлбашчысына бәйле Питрәч районында Ульяновлар гаиләсе яшәгән Ленино-Кокукшкино музее да төзекләндерелә. Республикада 441 дини корылма, мәдәни мирас сыйфатында, дәүләт саклавында тора. Төзекләндерү эшләре узган ел ТАССРга-100 ел һәм Җиңүгә-75 ел шигарендә алып барылган. Барлыгы 11 мең бина мәдәни мирас дәрәҗәсенә тикшерелгән, нәтиҗәдә, мирас исемлеге 15 корылмага тулыланган. Иван Гущин инвесторларны тарихи биналарны саклауда катнашуларын сорады. Кукмарада бер тарихи бинаның инвестор тарафыннан төзекләндерелгәнлеген үрнәк мисал итеп күрсәтте ул. Төзекләндерү шарты белән тарихи бина инвесторга арзан бәяләрдән генә сатыла. Ләкин, төзекләндерү башкарылмаса, бина кире тартып алына. Былтыр мәдәни мирас һәйкәлләренең сакланышын тәэмин итмәүнең 86 очрагы ачыкланган, шуның өчен гомүм исәптә 1 миллион сумга якын штраф салынган.

Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин үзенең чыгышында башкалада 126-федераль һәм 371 төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас һәйкәле булуы турында әйтеп узды.
— Бикмөхәммәтов йорты, шулай ук Казан Изге ана соборы торгызылды, - диде Радик Шәфигуллин.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тагын Казанда Әҗем мәчете яңартылганлыгын һәм Петропавлов соборын төзекләндерү эшләре баруын өстәп әйтте. Россия Мәдәният министрлыгының мәдәни мирасны дәүләт саклавы буенча департаменты җитәкчесе Николай Никифоров:”Татарстанда мәдәни мирасны саклауда күп эшләр башкарыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бу максатларда зур булышлык күрсәтә”,-дип мактап телгә алды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева үзенең фикерләре белән уртаклашканда, узган ел федераль һәм республика программаларының үтәлгәнлеген, шулай ук мәдәни маирас һәйкәлләрен саклауда һәм төзекләндерүдә шактый эшләр башкарылганлыгын искәртте.
— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи биналарны төзекләндерүне шәхси контролендә тота. Казан мэры Илсур Метшин да мәдәни мирасны саклауга игътибар бирә. Казан Кремленең ян-як ягъни буфер зонасын билгеләү үткәрелде. Чистай шәһәрендә тарихи биналарны саклау буенча чишелмәгән мәсьәләләр бар әле. Тарихи биналарны төзекләндерүче кадрлар әзерләү дә мөһим мәсьәлә. Яшь буынны тарихи мираска мәхәббәт тәрбияләп үстерергә кирәк. Мәдәни мирас һәйкәлләрен саклауда җәмәгать оешмаларының ярдәме зур, халык хәбәрләрен кабул итеп алу һәм чаралар күрү зарур,-дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

Халык сүзенең уңай йогынтысына мисал да бар. Казанның Пушкин урамындагы иске йортның эчке баскычларының бизәкле чуен өлешләрен сатып җибәрергә җыенган булганнар. Иван Гущин:”Җәмәгатьчелек аваз куптаргач, чуен баскычларны сатып җибәрүгә ирек бирелмәде”,-диде.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев