Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Крылья Советов» паркында скандинавия йөреше буенча бушлай дәресләр уздырыла

Теләүчеләргә өйрәнү өчен махсус маршрутлар әзерләнгән.

Казанның «Крылья Советов» паркында скандинавия йөреше буенча бушлай дәресләр уздырыла. Теләүчеләргә өйрәнү өчен махсус маршрутлар әзерләнгән. Күнекмәләр бу спорт төрендә тәҗрибәсе булганнарга да, беренче тапкыр сынап карарга теләүчеләр өчен дә туры килә.

Дәресләр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 9:00 сәгатьтә узачак, катнашучыларның җыелу урыны – Копылов урамы ягыннан паркка төп керү юлы янында. Казанлыларны Татарстан Республикасының Төньяк йөреше федерациясе инструкторы өйрәтә.

Өстәмә сорауларны +7(937)529-83-78 телефоны буенча бирергә мөмкин, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев