«Крути вдоль реки»: Казанда җәйге велосипед сезонын ачу кысаларында заезд узачак
Программада – экстрим велошоу, техник карау, разминка һәм иң гадәти булмаган костюмга конкурс.
20 апрельдә Казансу яр буенда «Крути вдоль реки» заезды узачак. Ул Казанда җәйге велосипед сезонын ачачак. Заездга велосипедта, роликларда, скейтбордта һәм самокатта кушылырга мөмкин, – дип яза Казан мэриясе.
Заездларда катнашучылар «Урам» паркын, яр буен, Кремль дамбасын һәм «Миллениум» күперен дә кертеп, Казансу елгасы буйлап боҗралы маршрут буенча узачаклар. Йөрүнең җентекле маршрутын сылтама буенча кереп күрергә була.
Чара мәйданчыгында велотриал буенча өч тапкыр Россия чемпионы һәм дүрт тапкыр Россия кубогын яулаган Сергей Бандеров чыгыш ясаячак. Спортчы казанлыларга экстрим велошоу күрсәтәчәк. Акциядә катнашучылар өчен «Спорт өй янында» берләшмәсеннән тәнне язылдыру (разминка), велосипедны бушлай техник карау, шулай ук чара партнерларыннан конкурслар һәм бүләкләр оештырылачак. Оештыручылар катнашучыларга креатив костюм сайларга киңәш итә. Велосипед сөючеләр арасында беренче тапкыр иң гадәти булмаган костюмга конкурс үткәреләчәк, җиңүче бүләкләнәчәк.
Катнашучыларны җыю 9:20 сәгатьтә «УРАМ» экстрим-паркы янындагы футбол кырлары арасындагы сәхнә-подиум янында башлана, төгәл урынны сылтама буенча кереп күрергә мөмкин. Заезд 11:00 сәгатьтә башлана.
Чара Казансуны үстерү стратегиясе командасы һәм KazVel велоберләшмәсе тарафыннан оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев