Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Көрәш буенча 2021 елгы Татарстан чемпионнары билгеле (ИСЕМЛЕК)

Командалар арасында икенче ел рәттән Чаллы шәһәре командасы чемпион калды.

Көрәш буенча 2021 елгы Татарстан чемпионнары билгеле. Районнар арасында беренче урынны Чаллы командасы яулады.

22-23 ноябрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда ир-атлар арасында көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. 

Командалар арасында беренчелекне Чаллы шәһәренең Комсомол районы командасы яулады. Икенчедә — Лаеш, өченчедә — Әлмәт районы командалары.

Җиңүчеләр исемлеге:

60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Алексей Абрамов (Лаеш)

2 урын — Шамил Чевик (Лаеш)

3 урын — Динар Миңнебаев (Яңа Чишмә), Раил Валиев (Казанның Яңа Савин районы)

65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Илназ Миңмуллин (Балтач)

2 урын — Илнар Закиров (Чистай)

3 урын — Искәндәр Мортазин (Әлмәт), Дмитрий Левашев (Яр Чаллының Комсомол районы)

70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Ислам Фәләхов (Казанның Вахитов районы)

2 урын — Рафаэль Бильданов (Әлмәт)

3 урын — Илназ Димиев (Мамадыш), Рамил Камалов (Баулы)

75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)

2 урын — Ленар Садыйков (Яр Чаллының Комсомол районы)

3 урын — Динар Кәримуллин (Лаеш), Фирдүс Галимуллин (Балтач)

80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Ренас Кәлимуллин (Теләче)

2 урын — Марат Кәримов (Әлмәт)

3 урын — Габделфәт Хәйруллин (Лаеш), Илшат Таһиров (Минзәлә)

85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Раил Сәлахетдинов (Кукмара)

2 урын — Фаяз Зарипов (Теләче)

3 урын — Ренат Шәйхетдинов (Яр Чаллының Комсомол районы), Максим Степанов (Мамадыш)

90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Илмир Төхвәтуллин (Казанның Яңа Савин районы)

2 урын — Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)

3 урын — Фәрис Хуҗин (Актаныш), Илнар Галимов (Алабуга)

100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Руслан Рәфыйков (Балтач)

2 урын — Рәдис Сәмигуллин (Балтач)

3 урын — Эльдар Хәмитов (Яр Чаллының Комсомол районы), Булат Кәримуллин (Актаныш)

130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Радик Сәлахов (Әлмәт)

2 урын — Муса Галләмов (Лаеш)

3 урын — Руслан Газизуллин (Лаеш), Эльмир Ахунҗанов (Мамадыш)

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын — Фирдүс Зәйнуллин (Яшел Үзән)

2 урын — Рәнис Гыйләҗетдинов (Яр Чаллының Комсомол районы)

3 урын — Илфат Гыймадиев (Норлат), Рөстәм Бәдретдинов (Минзәлә) 

 

 Энҗе Габдуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев