Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Китапханәдә Коръән тупланмасы

Татарстан Милли китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге төрле коллекцияләргә бай.

Биредә төркиятче галимнәр Үтәбай-Кәрими, Үзбәк Байчура, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Вәлимәңгәр, дөньякүләм атаклы тюрколог Әдһәм Тенишев һ.б. танылган шәхесләрнең коллекцияләре пөхтәләп саклана. Алар арасында  иң кадерлесе - Изге Китабыбыз – Коръән тупланмасыдыр. 


Бу коллекциядә төрле елларда күчереп язылган һәм нәшер ителгән 200дән артык Изге Китабыбызны күрергә мөмкин. Тупланмада Коръәни Кәримнең төрле елларда, төрле илләрдә, төрле телләрдә басылган һәм кулдан язылган нөсхәләре игътибарны җәлеп итә. Арада 1699 елда кулъязма Коръән һәм XVII гасырда Төркиядә күчереп язылган Китап та бар. Англия, Франция кебек Европа илләреннән, мөселман мәмләкәтләреннән, Россия төбәкләреннән кайткан, хәтта кытай иерог­лифында басылган Изге Китабыбызны күрү куандыра. Соңгысы - Милли китапханәнең директоры Сөембикә Җиһаншина бүләге. Ул аны  Кояш чыгышы иленнән үзе алып кайткан.  

Кулъязмалар һәм басмалар фондка төрле юллар белән тупланган. “Бирегә килеп кергән һәр Изге Китапның үз язмышы, муллаларыбызга сөрген михнәтләрен кичкәндә таяныч булганнары да бар. Күбесен хезмәткәрләр экспедициядән алып кайтты, Китапларны үзләре алып килеп тапшыручылар да булды, алмаштырып алганнары да бар”, - дип сөйләде Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин. 

Күз ихтыярсыздан XVII гасырга караган миниатюр (7x9 сантиметрлы) матур Коръәнгә төшә. Кәлям-Шәриф, күрәсең, Госманлы империясе чорында күчерелгән. Аның бик матур язылган һәр битен алтын белән сызылган кысалар  бизи. Билгеле ки, кабул ителгән гадәт буенча “Фатиха” һәм “Бәкара” сүрәләренең дә башлары бизәкләп эшләнгән. Бу Коръән үз вакытында татарлар арасында бик танылган, абруйлы шәхес табиб Исмәгыйль Усманов милкендә булган, аны еллар узгач, кызы Зөлфә ханым Усмановага мирас иткән. Ул исә аны китапханәгә тапшырган. 

Шактый гына күләмле, тышлыклары ачык төсләр белән нәшер ителгән  басмалар - Шәйхелислам Хәмиди, Ногмани, Мөхәммәдсадыйк Иманколый, Әл-Бәйдәви, Исмәгыйль Хаккый һәм башкаларның тәфсирләре халкыбызга төрле елларда мәгърифәт, нур тараткан. Коръән тәфсирләре тарихын Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров аеруча нечкәләп өйрәнгән. 

Иң борынгы тәфсирләр XIII гасырга карый. Аларның берсе Үзбәкстанның Карши шәһәрендә табылган. Беренче басма Коръән татарлар тарафыннан әзерләнгән, ул 1787 елда Петербургта нәшер ителгән. Изге Китабыбыз Казанда беренче тапкыр 1807 елда басылып дөнья күргән һәм бөтен дөньяга таралган.        

Фондта шулай ук сукырлар өчен Брайль ысулы белән 1990 елларда басылган Коръән дә бар. Ул  - Согыд Гарәбстаныннан  килгән кунаклар бүләге. Хәзер инде бу ысул белән Кәлям-Шәриф Казанда да нәшер ителә, әмма 90 нчы елларда брайльчә Коръән бердәнбер була.  

Битләрен вакыт сөреме шактый саргайт­кан, зур күләмле Коръәннең китапханәгә килеп керү тарихы да кызыклы. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең икенче инаугурациясе көннәре була. Кунаклар арасында Адыгеянең беренче президенты - Хазрет Совмен да бар. Ул үзе белән 1843 елда Казанда басылган Коръән нөсхәсен алып килеп бүләк иткән. Бу басма Россия империясе киңлекләрендә яшәүче мөселманнар арасында аеруча киң таралган булган, ул Адыгея җиренә дә барып җиткән. Аны адыг гаиләләре дә яратып кулланган. Россия Кавказны яулап алган вакытта, бериш адыглар, чукындыру сәясәтеннән качып, күченеп китәргә мәҗбүр була.  Аларның бер өлеше Балканга -  Косово якларына, Сербиягә китә, шунда төпләнеп яши. Шуларның берсе Коръәнне Балканга алып чыгып киткән. 1992-1993 елларда Россия составында Адыгея Республикасы оеша. Күп гаиләләрнең, Балканда сугыш бару сәбәпле, туган якларына кире кайтасы килә. Алар рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә,  шуннан соң шактый гаиләләрне Адыгея республикасына кире күчерәләр. Адыглар бик саклап кына тоткан, авыр мәлләрендә үзләренә өмет һәм терәк  булган Коръәнне туган якларына алып кайта һәм аны үз Президентларына бүләк итә. Минтимер ага Шәймиев, күпмедер вакыт үткәч, Китапны Татарстан Милли китапханәсенә тапшыра.

Милли китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев һәм китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеген оештыру, анда Коръән  коллекциясен туплау, һәм гарәп язулы башка китап­ларны җыю, халыкны җәлеп итә торган күргәзмәләр тәкъдим итү кебек күп кенә күркәм гамәлләрнең 1980 еллар урталарыннан Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе Разил Вәлиев тәкъдиме белән башланып китүе турында сөйләде. 

1985 елны  Разил Вәлиев Әфганстанга бара. Авыр вакытлар, сугыш барган еллар була ул. Шунда бер мәшһүр зат аңа Коръән китабы бүләк итә. Р.Вәлиев басманы Милли китапханәгә тапшыра. Шуннан соң китапханә фондын Коръән китаплары белән тулыландыру эше башланып китә. 1996 елда уку залында беренче тапкыр Кәлям-Шәриф күргәзмәсе оештырыла. 

Татарстан Диния нәзарәте, татар дин галимнәре, Коръән тәфсире авторлары Шәйхелислам Хәмиди һәм Морат Рәмзи турында истәлекләр яңарту ниятеннән, шулай ук нәзарәтнең рус, татар телләрендә Коръән тәфсирләре чыгарылуы уңаеннан, 2019 елны Коръән тәфсире елы дип игълан итте. Татарстан Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында Изге Китап елына багышланган “Коръән нуры” дигән экспозиция дә тәкъдим ителде. Анда Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендәге коллекциядән 70тән артык Коръәннең кулъязма һәм басма нөсхәләре, тәфсирләре һәм тәрҗемәләре, Изге Китапка багышланган хезмәтләр куелган иде. Кадерле тупланманың бөтенлеген саклау ниятеннән экспозиция 10 көн генә эшләде. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев