Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Киләсе елга пенсионерларның өстәмә керемен тикшерәчәкләр

Белгечләр фикеренчә, тикшерү пенсия системасының торышына уңай йогынты ясарга тиеш.

Хөкүмәт пенсионерларның өстәмә керемен, «төньяк» өчен өстәмә түләү алучыларның исә яшәү урыннарын да тикшерергә ниятли. Шулай ук башка илләрдә яшәп Россия пенсиясен алучы пенсионерларны да тикшерәчәкләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты «Кеше капиталын үстерү» Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец сүзләренчә, тикшерүләр пенсия системасының торышына уңай йогынты ясарга тиеш. Пенсияне артык түләү һәм түләп җиткермәү буенча да хилафлыклар бар.

«Шуннан соң пенсия түләүнең дөреслеге җентекләп тикшереләчәк. Ни өчен дигәндә, бер яктан, гражданнар пенсия түләүләренең билгеле бер өлешен алып җиткерми, икенче яктан, Пенсия фондының чыгымнары арта», — дип искәртте ул.

Эшне яшәү минимумыннан да кимрәк акча алучыларның пенсиясенә өстәмә түләүләрне гамәлдән чыгару өчен өстәмә керемнәрне тикшерүдән башлаячаклар.

Шулай ук төньяк төбәкләрдә югары пенсия алучыларның яшәү урынын һәм ышаныч язуы буенча башка кешеләрнең кем өчен пенсия алуын да тикшерәчәкләр. Әгәр пенсионер башка илдә яшәсә, ул үзенең исән икәнлеген раслау өчен елына бер тапкыр Россия консуллыгына мөрәҗәгать итәргә тиеш. 

 

Дарья Сивакова

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев